Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
География атналыгы 08.04.2017

География атналыгы кысаларында, мәктәптә атна дәвамында табигатьне саклауга карата рәсем конкурсы, сыерчык оялары ясау, видеороликлар карау оештырылды. " Төньяк Американың табигый зоналары" дигән темага география укытучысы Шаехова Р.Р. 7 класста ачык дәрес күрсәтте.
-
Балалар бакчасында кунакта 07.04.2017

Бүген 1 класс укучылары Уразай балалар бакчасында кунакта булдылар. Тәрбияче Исрафилова М.Н. тарафыннан рус теленнән тулы эчтәлекле ачык дәрес күрсәтелде, бакчада тәрбияләнүче балалар бик яхшы әзерлекле " Колобок" әкиятен тамашачылар хөкеменә тәкъдим иттеләр. Әлеге чаралардан һәркем канәгать калды.
-
Экологик чара 06.04.2017

Бүген, география атналыгы кысаларында, "Табигать. Кеше. Киләчәк" дип исемләнгән экологик чара узды. Укучылар кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, күп кенә экологик проблемаларга җавап эзләделәр, аларны чишү юлларын таптылар. 6-9 класс укучылары ике командага бүленеп, төрле сорауларга җавап биреп үз белемнәрен сынадылар. Ахырдан җиңүче укучылар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Чараны оештырды: Шехова Р.Р.
-
География атналыгы 04.04.2017

3-8 апрель география атналыгы дип игълан ителде. Атналык "Табигать һәм без" дип исемләнгән мәгълүмати бишминутлык белән башланып китте, тулы эчтәлекле стенгазета чыгарылды. Укучыларны алдагы көннәрдә бик күп конкурслар көтә. Аларга уңышлар телибез!
-
Егетләр, афәрин! 03.04.2017

1 нче апрель көнне районда узган баскетбол ярышында егетләр командасы II урынга лаек булды. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Кошлар-безнең дусларыбыз 01.04.2017

Бүген мәктәптә кошларга багышланган кичә үткәрелде. Укучылар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар,викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәне оештырды: Шәрипова А.Ф.
-
Баскетбол ярышы 01.04.2017

31 нче март көнне Уразай һәм Зөбәер мәктәбе укучыларының егетләр командасы арасында баскетбол ярышы узды. Безнең мәктәп командасы җиңү яулады. Җитәкчеләре: Закирянова Т.Р. Котлыйбыз!
-
"Я - учитель-словесник" 30.03.2017

27 марта прошёл районный конкурс молодых учителей русского языка и литературы "Я - учитель-словесник". Гибадуллина Сюмбель Флусовна заняла II место. Поздравляем!
-
"Старые сказки на новый лад" 18.03.2017

16 нчы мартта инглиз телендә үткәрелгән "Старые сказки на новый лад" театр конкурсында башлангыч класс укучылары "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр. "Иң оригиналь бизәлеш" номинациясендә җиңүче исеменә ия булдылар. Җитәкчеләре: Саетова А.Х.
-
"Живая классика" 18.03.2017

17 нче мартта "Живая классика" конкурсының район этабы үтте. Әлеге конкурста 7 класс укучысы Фарисова И. һәм 8 нче класс укучысы Хөснетдинова Э. призер дипломнары белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре: Гибадуллина С.Ф. Уңышлары белән котлыйбыз!









