Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Проект конкурсы 24.02.2018

Башлангыч сыйныф укучылары арасында район күләмендә үткәрелгән проектлар конкурсында 2 нче сыйныф укучылары Маликов И. һәм Валиева А. (укытучылары Муллахметова А.Ф.) 2 урынга ия булдылар. Алга таба да уңышлар телибез!
-
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2018

Кичә мәктәптә 5-9 класс егетләре катнашында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән чара узды. Егетләр ике командага ("Бөркетләр" һәм "Сакчылар") бүленеп үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, "Бөркетләр" командасы җиңүче дип табылды. Котлыйбыз! Чараны оештырды: Закирянова Т.Р.
-
Балалар бакчасында кунакта 21.02.2018

Бүген башлангыч класс укучылары Уразай балалар бакчасында кунакта булдылар. Бакчада тәрбияләнүче балалар тәрбияче апалары Исрафилова М.Н. җитәкчелегендә, бик яхшы әзерлекле " Волк и семеро козлят" әкиятен рус телендә яшь тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Әлеге тамашадан һәркем канәгать калды. Нәни артистларга уңышлар телибез!
-
Әлифба бәйрәме 15.02.2018

Бүген мәктәптә балачак иленең иң гүзәл бәйрәме - Әлифба бәйрәме узды. Укучылар бик матур итеп чыгыш ясадылар: җырладылар, шигырь сөйләделәр, төрле кызык сорауларга җавап биреп үз белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Беренчеләрне зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Бәйрәмне оештырды: Шәрипова Алсу Флүр кызы.
-
"Йолдызлык-2018"
14.02.2018
"Йолдызлык - 2018" фестивале ахырына якынлашып килә. 12 февраль көнне "Вокал -соло" номинациясендә 5 нче класс укучысы Маликова Азалия, 8 нче класс укучысы Фарисова Ильвина чыгыш ясаса, 13 февраль көнне “ Хореография” номинациясендә кызлар һәм малайлар үз чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
"Смотр строя и песни" 14.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген мәктәптә "Смотр строя и песни" конкурсы үткәрелде. Укучылар өч командага бүленеп үз чыгышларын күрсәттеләр. Болар: 9-8 класс, 6-7 класс, 5 класс. Нәтиҗәдә, 6-7 класс укучыларыннан төзелгән команда иң күп очко җыеп, җиңүче булды. Котлыйбыз! Конкурсны оештыручы: Гимазов Н.Ф.
-
09.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген мәктәптә чаңгы ярышы, винтовка сүтеп җыю, иң төз атучы кебек бәйгеләр үткәрелде. Укучылар бик актив рәвештә үз көчләрен сынадылар. Җиңүчеләр билгеләнде.
-
"Йолдызлык-2018" 07.02.2018

«Йолдызлык – 2018» фестиваленең беренче туры үтте. Укучыларыбыз җыр, бию номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап, алдагы турга үттеләр. Уңышлар телибез!
-
Хәрби-патриотик айлык 05.02.2018

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында бик күп чаралар, ярышлар үтәчәк. Укучыларга уңышлар телибез!
-
"Математик карусель" 27.01.2018

Математика һәм информатика атналыгын йомгаклап, 5-6 класс укучылары арасында "Математик карусель" уены оештырылды.Укучылар ике командага бүленеп үз көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.









