Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Презентация конкурсы 26.01.2018

Бүген, атналык кысаларында, 7-8 класс укучылары арасында презентация конкурсы узды. Һәр укучы билгеле бер темага үзенең эшен яклады.
-
Атналыкта 25.01.2018

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бик күп чаралар оештырыла. Укучылар " Йөзгә бер", "Математик бизнесмен", " Инфобелгеч" уеннарында катнашып, үз белемнәрен сыныйлар, кроссворд һәм ребуслар чишәләр. Бүген математика һәм информатика укытучысы Басырова Р.Р. 7 нче класста " Күпбуынны кушу һәм алу" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Математика һәм информатика атналыгы 22.01.2018

22-27 гыйнвар мәктәптә математика һәм информатика атналыгы дип игълан ителде. Атналык планы нигезендә төрле чаралар, конкурслар үткәреләчәк.
-
"Растим патриотов России" бәйгесе 20.01.2018

18 январь көнне кадет мәктәбендә "Растим патриотов России" республика бәйгесенең район этабы үтте. Мәктәбебез укучылары актив катнашып, 5 урынга ия булдылар. Җитәкчеләре: Гимазов Н.Ф.
-
"Чиксез балачак" конкурсы 17.01.2018

"Чиксез балачак" бәйгесенең муниципаль этабына әзерлек эшләре бара. Укучылар дәрестән тыш эшчәнлек вакытында төрле материаллардан картиналар ясыйлар. Аларга уңышлар телибез.
-
Кыш бабай призына көрәш ярышы 08.01.2018

6 январь көнне район күләмендә Кыш бабай призына көрәш ярышы үтте. Гарипов Айназ үз үлчәү авырлыгында өченче урынны алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Кыш бабай призына бадминтон ярышы 06.01.2018

Район күләмендә Кыш бабай призына бадминтон ярышы үтте. Безнең мәктәптән Салахов Данияр, Шайдавлетова Язилә, Камалова Гүзәл катнашып, һәрберсе мактаулы 3 нче урынны яуладылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
-
Яңа ел бәйрәме 23.12.2017

23 нче декабрь көнне мәктәбебездә зарыгып көтеп алган Яңа ел бәйрәме узды.Бәйрәм кичәсе театральләштерелгән чара белән башланып китте.Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнадылар, кичә азагында лотерея уйнатылды, маскаларга, конкурсларга урыннар чыгарылды. Балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре,бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Мәктәпкүләм чаңгы ярышы 19.12.2017

Бүген мәктәп укучылары арасында Кыш бабай призына чаңгы ярышы үткәрелде. Укучылар бик актив рәвештә үзләренең көчләрен сынады.Һәр класстан җиңүчеләр билгеләнде.
-
Чаңгы ярышы 18.12.2017

16 нчы декабрь көнне "Бүләк" чаңгы трассасында кышкы сезонны ачу буенча чаңгы ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта Шаймарданов Рияз III урынга ия булды. Котлыйбыз!









