Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Көзге кросс 08.09.2017

Бүген мәктәптә укучылар арасында көзге кросс оештырылды. Һәр укучы бик теләп үзенең җитезлеген сынады. Беренче өчлеккә керүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Уңышлары белән котлыйбыз!
-
Белем бәйрәме 01.09.2017

Мәктәбебездә бик күңелле итеп Белем бәйрәме узды. Быел 2 укучы тәүге кат мәктәп бусагасын атлап керде. Укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз! Уңышлар сезгә!
-
ОГЭ 30.05.2017

Бүген 9 нчы класс укучылары рус теленнән имтихан бирәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Экскурсия 27.05.2017

Кичә башлангыч сыйныф укучылары, уку елын төгәлләп, экскурсиягә чыктылар. Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, кызыклы уеннар уйнадылар.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2017

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бәйрәмдә 9,4, 1 нче класс укучылары чыгыш ясады. Мәктәп директоры, килгән кунаклар укучыларны бәйрәм белән котладылар, алдынгы укучыларга грамоталар тапшырылды. Бәйрәм җыр, шигырь, вальс белән белән үрелеп барды. Бәйрәмне Саетова А.Х., Ахатова Т.Н. бик күңелле итеп оештырдылар. Барлык укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Ата-аналар җыелышы 23.05.2017

22 нче майда мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Җыелыш барышында еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау максатыннан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шаехова Р.Р. чыгышы тыңланды. Укучыларның җәйге ялын оештыру турында сүз алып барылды. Каникул чорында балаларның иминлегенә кат-кат басым ясалды.
-
Туристик слёт 19.05.2017

16-18 нче май көннәрендә укучыларның һәм укытучыларның 63 нче туристик слеты булып узды. Укучыларыбыз уңышлар белән кайттылар.Ориентлашу буенча Ахметова Ә. 1 , Шаймарданов Р. 3 , мәктәп командасы 2 нче урында. Үзешчән сәнгатьтә чыгыш ясауда 2 нче урын. Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча мәктәп командасы 4 нче урынга чыкты. Котлыйбыз!
-
Җәйге Спартакиада 15.05.2017

13 нче май көнне районда җиңел атлетика буенча Җәйге Спартакиада уздырылды. Ахметова Ә. 100 м, 400 м, 800 м аралыкка йөгерүдә 1 нче, Шайдавлетова Я. биеклеккә сикерүдә 2 нче, Шаймарданов Р. ераклыкка сикерүдә 2 нче, ә мәктәп командасы 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре: Закирянова Т.Р. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз! Молодцы!
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 13.05.2017

12 нче май көнне районда "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы узды. Әлеге ярышта Закиров И., Фазлыев Д., Маликова А., Гиздатуллина И. составындагы команда 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчеләре: Саетова А.Х. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Митинг 08.05.2017

8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг үтте. Әлеге митингка тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар үз хәтирәләре белән бүлештеләр, бәйрәм белән котладылар. Һәйкәлгә венок салынды. Укучылар тарафыннан концерт күрсәтелде.









