Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423750 Республика Татарстан,Актанышский район д.Уразаево,ул. Центральная, д. 4 |
| Телефон: | +7(855)-525-37-23 |
| E-Mail: | urazai@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Уразаевская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Гульназ Сагитзяновна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 20 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Уразаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Котлыйбыз! 23.04.2018

21 нче апрель көнне районда булып узган баскетбол ярышында егетләр командасы 2 нче урынга ия булды. "Иң яхшы уенчы" исеменә Шаймарданов Рияз лаек дип табылды һәм грамота белән бүләкләнде. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз. Җитәкчеләре: Закирянова Т.Р.
-
Рәсем конкурсы 19.04.2018

"Парки и скверы моей малой Родины" дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашып, 4 нче класс укучысы Хабетдинова Ф. 1 нче урын(җитәкчесе: Салахова С.Р.), 2 нче класс укучысы Насртдинова Ч. 2 нче урын ( җитәкчесе: Муллахметова А.Ф.), 9 нчы класс укучысы Камалова Г. 1 нче урынга (җитәкчесе: Ахатова Т.Н.) ия булдылар. Котлыйбыз!
-
Баскетбол ярышы 19.04.2018

Район буенча баскетбол ярышлары башланды. Уеннар урта мәктәпләр арасында 2 төркемдә, төп мәктәпләр арасында 4 төркемдә барачак. Җиңүче командалар район беренчелегендә катнашачаклар. Бүген безнең егетләр командасы 1 нче урынга лаек булдылар. Җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы уенда да уңышлар телибез. Укытучылары: Закирянова Т.Р.
-
ВПР 17.04.2018

Мәктәптә 4нче һәм 5нче классларда график буенча ВПР(всероссийские проверочные работы)үткәрелә башлады. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Шигырь конкурсына әзерлек 16.04.2018

"Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар" конкурсына әзерлек йөзеннән, башлангыч класс укучылары арасында сайлап алу туры үткәрелде. Конкурс "Туган тел" җыры белән башланды. Һәр укучы ятлаган шигырен тәкъдим итте, конкурска баручы укучылар билгеләнде.
-
"Имин көпчәк" бәйгесе 14.04.2018

13 нче апрель көнне "Имин көпчәк" республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, мәктәп командасы "Юл йөрү кагыйдәләре" номинациясендә 1 нче урынга ия булдылар. Котлыйбыз! Җитәкчеләре: Гимазов Н.Ф.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 13.04.2018

Мәктәбебез укучылары Н. Дәүлинең " Җырлап узган җәй" исемле сәхнә әсәре белән "Театр яктылыкка, нурга илтә" исемле балалар театр коллективларының район бәйгесендә катнаштылар. Җитәкчеләре: Ахатова Т.Н.
-
Чаңгы сезонын ябу 09.04.2018

6 нчы апрель көнне район үзәгендә чаңгы сезонын ябу буенча ярыш үткәрелде. Салахов Д., Шаймарданов Р., Шайдавлетова Я., Камалова Г. составындагы команда 3 нче урынга ия булды. Чаңгычыларны котлыйбыз!
-
"Кошлар - безнең дусларыбыз" 05.04.2018

Бүген башлангыч класс укучылары арасында "Кошлар - безнең дусларыбыз" исемле кичә үткәрелде. Укучылар яз килүгә, кошларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җыр башкардылар. Укучылар ике командага ( "Карлыгач" һәм "Тургай") бүленеп, интеллектуаль бәйгедә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.
-
ОГЭ 26.03.2018

26 -27нче март көнне 9 нчы класс укучылары рус теленнән һәм математика фәненнән ОГЭ биреп карыйлар. Аларга уңышлар телибез!









