Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
“Велосипед – минем дустым” 19.06.2015

Иртәнге аштан соң “Велосипед – минем дустым” дигән темага әңгәмә үтте. Аннан соң мәктәп янында район бәйгесенә әзерлек максатыннан “Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле-төрле каршылыклар аша үттеләр. Төшке аштан соң “Әфлисүн дискәтүге” – җәйге ял аланында дискотека булды.
-
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” 18.06.2015

Бүген мәктәп яны сәламәтләндерү лагерендә Герой-пионерларны искә алу көне булды. Вожатый Рахматуллина Р.Р. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип аталган әңгәмәдә балаларны герой пионерларның авыр балачаклары белән таныштырды. спортзалда төрле-төрле ярышларда
-
Китапханәгә экскурсия 17.06.2015

Бүген әдәбият елы уңаеннан авыл китапханәсенә экскурсиягә бардык. Талия апай балаларны яңа китаплар белән таныштырды. Балалар таушалган китапларны ремонтлап бирделәр. Аннан соң табышмакларга җаваплар табып кечкенә генә кичә үткәрдек. Ә төшке аштан соң “Җырлыйк әле” музыкаль кичә үткәрдек.
-
“Сәламәтлек зур байлык” 16.06.2015

Бүген безнең лагерьда “Сәламәтлек зур байлык” дип аталган сәламәтлек көне узды. Иртәнге аштан соң “Көндәлек режим” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте. Саф һавада спорт уеннары уйнадык. Төшке аштан соң “Чисталык сөюче дә кунакта” дигән викторина уздырдык.
-
«Яшел аптека» операциясе 15.06.2015

Бүгенге көнебез бик күңелле һәм бик файдалы узды. “Яшел аптека” операциясендә катнашып бик күп итеп дару үләннәре җыйдык һәм аларны кибәргә куйдык.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 14.06.2015

Бүгенге көнне иртәнге линейка һәм зарядка белән башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң “ Саклап калыйк җирне мәңгегә” дип аталган экологик әңгәмә үткәрдек. Аннан соң балалар “Һәрвакыт булсын кояш” дигән тема астында үткәрелгән рәсем бәйгесендә бик матур һәм эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Ә инде төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Симетбаш авылында һәйкәл ачу тантанасы 13.06.2015

“Без булдырабыз! Без бергә!”
-
“Табышмаклар иленә сәяхәт” 13.06.2015

Бүген "Табышмаклар иленә сәяхәт" дип аталган уен – ярыш үткәрелде. Аннан соң барыбыз бергә каенлыкка экскурсиягә бардык. Ә төшке аштан соң , Бөек Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан , “Беркем дә , берни дә онытылмый” дигән альбомнарны карадык, фикер алыштык.
-
“12 июнь – Россия көне” 12.06.2015

Бүген иртән музыка астында иртәнге зарядканы ясагач, иртәнге ашны ашаганнан соң, “Минем беләсем килә” дип аталган экскурсиягә бардык. Болында күбәләкләрне,бөҗәкләрне, кырмыскаларны күзәттек. Ә инде төшке аштан соң, “12 июнь – Россия көне” дигән темага әңгәмә үткәрдек һәм бик матур рәсемнәр ясадык.
+
-
“11 нче көн” 11.06.2015

Бүген дә көн иртәнге линейкага җыелудан башланып китте. Иртәнге аштан соң “Светофорның өч күзе” дигән темага бик тә җанлы әңгәмә кордык. Аннан соң өстәл уеннары( юл кагыйдәләре буенча) уйнадык. Ә инде төшке аштан соң татар халык уеннары белән таныштык һәм бик күңелле итеп уйнадык.













