Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Мониторинг оценки качества образования в начальной школе 24.04.2015

24 апреля 7 обучающихся 4-х классов приняли участие в мониторинге оценки качества образования в начальной школе . В этот день выпускники начальной школы писали итоговую работу по математике.
-
“Сөй халыкны,сөй гомерне,сөй халыкның дөньясын” 23.04.2015

Бүген яраткан шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре сәхнәләштерелде.
1-8 нче сыйныф укычылары башкару осталыгы ,сәхнә культурасы, матур костюмнар белән тамашачы күңелен яулады.
-
Мониторинг. 23.04.2015

Бүген 10 нчы класс укучылары ABBYY Мониторинг компаниясе уздырган чираттагы республикакүләм мониторингта катнашып, физика һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча белемнәрен сынадылар.
-
Бөтенроссия буенча “Язгы мәрхәмәтлелек ” акциясе бара. 22.04.2015

Яхшылык! Нинди генә изге эшләрне алмый бу тылсымлы сүз үз эченә. Кешеләргә яхшылык кылу, табигатьне саклау, мәрхәмәтлелек, үзара ярдәмләшү, әйләнә-тирәбезне чәчкәләргә күмү – болар барысы да “Мәрхәмәтлелек” акциясе чараларының берсе булып тора. Әлеге акция кысаларында, план нигезендә , төрле чаралар үткәрелә.
-
"Тукай - безнең күңел түрләрендә" 22.04.2015

22 апрель көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан "Тукай - безнең күңел түрләрендә" дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барысы 60 тан артык шигырь укучы катнашты.
"Кояшкай" балалар бакчасыннан:
1 урын-Нәркизә Файз р ахманова, Алинә Ганиева.
2 урын- Шакирова Рания, Гибадуллин Илзат.
3 урын- Асатова Илзирә.
Башлангыч сыйныф укучылары арасында:
1 урын- Бикулова Иллария, Сибгатуллин Наил.
2 урын- Файзрахманов Райнур, Шакиров Рәзил.
3 урын- Фахр е тдинова Илзирә.
5 7 сыйныф укучылары арасында:
1урын- Гибадуллина Алсу, Файзрахманова Рүзилә, Мусина Әдилә.
2 урын- Әхмәтҗан ОВА Люзия.
3 урын- Сибгатуллина Зилә.
Фаягөл Гатауллина "Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче" исеменә лаек булды.
Бәйгедә катнашкан укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
“Милләтемнең кояшы син И моңлы , нурлы Тукай” 21.04.2015

Мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 129 еллык юбилеен каршылап бик күп чаралар үткәрелә . Бүген югары сыйныф укучыларыбыз Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган иҗади һәм фәнни – тикшеренү эшләрен якладылар . Якташыбыз Г.Тукайның исеме, иҗаты һәм мирасы беркайчан да онытылырга тиеш түгел. 27 генә ел яшәп тә гасырлар буе өйрәнерлек мирас калдыра алган бит татар егете!
Шагыйрьнең иҗаты безнең буыннар өчен дә әхлакый идеал, үз халкыңа һәм илеңә эчкерсез хезмәт итү өлгесе булып тора. Тукайның үлемсез иҗаты барчабызны игелекле эш-гамәлләргә җилкендерсен, милли мәдәниятебезне үстерүдә юл күрсәткән йолдыз булып балкысын!
-
“Көнеңне елмаюдан башла!” 21.04.2015

“Мөстәкыйль балалар” төркеме чыгышы белән башланып китте бүгенге көн.Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре дә шушы тематиканы үз эченә алды. Балаларның елмаюы урамга да күчте.Кулдан эшләнгән чәчәкләр бүләк итү , яз белән котлау, матур сүзләр әйтү – һәр кешене елмаерга мәҗбүр итте.Һәр көнегезне елмаюдан башлагыз! Уңышлар Сезгә!
-
“Тукай эзләре буйлап” 20.04.2015

Апрель җитсә исемеңн
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!
20 нче апрель көнне мәктәбебездә 1-4 класслар арасында "Тукай эзләре буйлап" дип исемләнгән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә "Шүрәле" һәм "Акбай" командалары көч сынашты. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкият геройларына иллюстрацияләр ясадылар. Бәйгедә "Шүрәле" командасы җиңүче булды. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
“Арча профессиональ агропромышленность көллияте» хезмәткәрләре белән очрашу. 20.04.2015

20 нче апрельдә мәктәпкә “Арча профессиональ агропромышленность көллияте” хезмәткәрләре килде. Алар укучылар каршында эчтәлекле чыгыш ясадылар, Дәүләт автоном профессиональ белем бирү учреждениесе белән таныштырдылар, көллият тормышы турында фильм күрсәттеләр, буклетлар өләштеләр, үзләренә укырга чакырдылар. Ахырдан укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 18.04.2015

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы язучылар берлеге , Казан(Идел буе)федераль университеты белән берлектә "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды. Әлеге бәйгедә катнашып безнең мәктәп укучысы Хисамиев Булат бәйге лауреаты исемен алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм истәлекле бүләккә лаек булды.Кичәдә күренекле язучылар , фән эшлеклеләре белән очрашу, Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт оештырылды.













