Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Өмә 15.05.2015

Өмәләр дәвам итә. Бүген дә мәктәбебез коллективы өмәгә ашыкты. Көн дә искиткеч матур. Тирә-юньдәге чисталык тагын бер кат күздән кичерелде, чәчәклектә роза гөлләре утыртылды, сулар сибелде, бер парник яңартылды .Җылы яратучы яшелчәләр өчен түтәлләр әзерләнде. Күмәк эштән соң күңелләр дә күтәренке .
-
В ГАПОУ "Арский агропромышленный профессиальный колледж" 15.05.2015

Сегодня учащиеся 9-х классов приняли участие в Дне открытых дверей в ГАПОУ "Арский агропромышленный профессиальный колледж" - старейшем профессиональном учебном заведении РТ, выпускники которого получают признание не только в пределах района и республики, но и страны, и познакомились с различными специальностями.
-
Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган районара шигырь һәм поэма бәйгесе 15.05.2015

Кукмара районының Березняк урта мәктәбендә Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган районара шигырь һәм поэма бәйгесе булып узды. Безнең мәктәп укучылары да икенче турга чакыру алды. Конкурстан укучыларыбыз җиңү яулап кайттылар.
8 нче класс укучысы Хисамиев Булат 11-14 яшьлекләр номинациясендә 1 нче урынга, 2 нче класс укучысы Хисамиева Ландыш 7-10 яшьлекләр номинациясендә 1 нче урынга лаек булдылар. Танылган шагыйрь һәм язучыларыбызның бәя бирүе һәм алар кулыннан бүләкләр алу укучыларыбыз өчен зур дәрәҗә булды.
Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә! -
Агач утырту – изге гамәл 14.05.2015

Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәп территориясендә 20 , авыл урамнарында 150 агач , Җиңү һәйкәле урнашкан паркта 20 агач утыртылды. Өмәчеләрнең бөтен теләге: яшь агачлар тамыр җибәреп, үсеп кенә китсеннәр.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 12.05.2015

Быел яз соңга калып килде. Бакча эшләре соңга калды. Шуңа да карамастан, быел да мул уңыш алырга исәп тотабыз.Тиз арада, күмәк көч белән , җирләр йомшартылды, яшелчә утыртылды. 2 трактор тирес кертелде. Парникларда борыч, помидор, кыяр үсә. Чәчәк участогы да , план нигезендә эшләнелде , чәчәк үсентеләрен күчерү өчен җылы көннәрне көтәбез.
-
Бөек Җиңүне каршылап 10.05.2015

“Бөек Җиңүгә 70 бишле” акциясенең район турына нәтиҗә ясалды. 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Айгөл 3 нче урынга лаек булды. Айгөлне чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә дә гел “5” легә генә укуын, илебезнең чын патриоты булып үсүен телибез.
-
9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад һәм митинг булды. 09.05.2015

Иртәдән күктә кояш балкыды, рәхимле җил исте, тирә–юньдә язның бу аена гына хас рәхәтлек, хозурлык. Урамнар тулы халык, бар да бәйрәмгә ашыга, бала–чага аеруча шат, кешеләр бер–берсен бәйрәм белән котлый. Кешеләрне якынайта, берләштерә торган бәйрәм бу!
Парад — ул буыннар очрашуы, бүген чал чәчле ветераннар да, хезмәт коллективлары, мәктәп балалары да бер тыгыз сафта басып тора. Бөек Җиңү эстафетасының ышанычлы кулларда булуына ышанасың, горурланасың.
Мәктәбебезнең “ Бөек Җиңүгә 70 бишле” акциясе җиңүчеләре дә парадта катнашу бәхетенә иреште.
Еллар узар, ләкин Бөек Җиңү һәм аны яулап алган батырлар истәлеге мәңге яшәр! Җиребезне башка беркайчан да сугыш ялкыны көйдермәсен, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булсын!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы 08.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы зурлап билеләп үтелә. Бу вакыйгага карата бик күп эшләр эшләнде, чаралар үткәрелде. Бүген Ашытбаш авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Бу чарага тыл ветераннары , сугыш чоры балалары чакырылды. Мәктәбебез укучылары эчтәлекле бәйрәм программасы күрсәттеләр. Авыл уртасында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Хатипович, мәктәбебез директоры Рәмизә Рәисовна , ветераннар советы рәисе Рузалия Ибраһимовна бәйрәм белән котладылар. Ветераннарыбыз истәлекләре белән уртаклаштылар, хәзерге яшь буынга изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте, җыр-моң, котлаулар тынмады
-
9 Май – Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2015

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, хөрмәтле дуслар!
Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! 70 ел аяз, тыныч булуы белән без Сезгә бурычлы , хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары. Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлык һәм кыюлык, сугыштан соңгы еллардагы сабырлык һәм хезмәт өчен алдыгызда баш иябез. Кайгы-хәсрәтләр, авыру-сырхаулар Сезне читләтеп үтсен, якыннарыгызның йөрәк җылысы тормыш юлыгызны җылытып торсын.
Барыгызга да нык сәламәтлек,тыныч, имин тормыш,шатлык-куанычлар телибез!
-
Учебная эвакуация 07.05.2015

6 мая во время пятого урока прошла эвакуация личного состава и учащихся школы на случай пожара. Ответственность за проведение эвакуации была возложена на педагога - организатора ОБЖ Лутфуллина Р.Р. Проводить учебные пожарные эвакуации в школе очень важно, потому что только таким образом можно проверить, готова ли школа к быстрой и безопасной эвакуации работников и учащихся.













