Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 ( 254 ) 255 256 257 258 259 260 >>
-
“Әкиятләр иленә сәяхәт” 10.06.2015

Бүгенге көн иртәнге линейкага җыелудан башланып китте. Иртәнге аштан соң “Чиста булыйк!” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Аннан соң балалар ике командага бүленеп “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән брейн-ринг уен – ярышта катнаштылар. Балалар үзләренең бик күп әкиятләр белүләрен, тапкыр һәм зирәк булуларын күрсәттеләр. Төшке аштан соң, лагерьга йөрүче балалар 1 сәгать чәчәк түтәлләрендә үскән чүп үләннәренә каршы “көрәш” алып бардылар, су сиптеләр. Алар артыннан чәчәкләр “елмаеп” калдылар. Бүгенге көнебез дә бик файдалы узуына балалар бик шатланышып таралдылар.
-
“Әдәбият елы” 09.06.2015

Барлык балалар да иртәнге линейкага тезелеп бастылар. Көн тәртибе аңлатылды. “Табигать – яшел аптека” темасына әңгәмә үткәрелде. 2015 – ел Әдәбият елы уңаеннан “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай” дигән тема астында Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар өйрәндек.
-
“Сак йөрегез зур юлларда” 08.06.2015

Бүген, 8 нче июньдә, “Салават күпере” лагеренда “Сак йөрегез зур юлларда” исемле чара уздырылды. Балалар юл йөрү билгеләрен искә төшерделәр, табышмак-сорауларга җаваплар таптылар, җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча үзләренә тагын да күбрәк мәгълүмат тупладылар
-
“7 нче көн” 07.06.2015

Бүген “Юк дип әйтергә өйрән!”дигән темага наркоманияга каршы рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар бу рәсемнәрне бик теләп ясадылар. Конкурстан соң “Җәйге дискотека” да балалар бик рәхәтләнеп биеделәр. Бүген дә өйләргә күтәренке күңел белән таралыштык.
-
«Сабантуй бизәкләре» 06.06.2015

Бүгенге көн гадәттәгечә иртәнге зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң “Сабантуй бизәкләре” йолалар һәм бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрелде. Татар халкының җырлы-биюле уеннарын өйрәнеп уйнадылар. Көн бик күңелле узды.
-
Лагерь яңалыклары 05.06.2015

Бүген лагерьда ял итүче балалар белән каенлыкка поход оештырылды. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, яңа җырлар өйрәнделәр. Каенлыкны җыештыру максаты белән корыган агач ботакларын җыеп, алардан шалаш ясау балаларга бик ошады
-
Лагерь яңалыклары 04.06.2015

Бүген лагерьда - Спорт һәм Сәламәтлек көне. Иртәнге аштан соң "Сәламәт булыйм дисәң... " дигән темага әңгәмә уздырылды. "Спорт көне" ндә бик күп спорт уеннары уйналды. “Спорт көне" сәламәтлек өчен файдалы көн булды
-
Шашка, шахмат 03.06.2015

Безнең балалар шашка, шахмат уеннарын бик теләп һәм яратып уйныйлар. Бүген дә саф һавада булганнан соң, бу уеннарны бик рәхәтләнеп уйнап алдылар.
-
Бүген балалар белән “Артышлык”ка экскурсиягә бардык. 02.06.2015

Иртәнге аштан соң отряд урыннарын бизәүне дәвам иттеләр. Аннан соң “Артышлык” ка экскурциягә бардык. Анда төрле-төрле уеннар уйнап күңел ачттык. Төшке аштан соң “Исәнме, җәй!” темасына дискотека булды.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2015

Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү – ул безнең бурыч.
Халыкара балаларны яклау көне сөенечле мизгелләр – көтеп алган каникуллар башлану чоры белән туры килә.
Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Бәйрәм белән!













