Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №9"Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, г. Арск, ул. Новая, д.16 |
| Телефон: | +7(843)-663-40-71 |
| E-Mail: | ds9.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад № 9» |
| Руководитель: | Мустафина Эльвира Габдулхаевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 265 |
| У нас учат: | 31 |
Новости. Объявления/Игъланнар тактасы
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
"Татарча диктант" 26.09.2020

Бүген бөтен дөнья буйлап V нче тапкыр «Татарча диктант»белем бирү акциясе узды.Дөньякүләм акциягә Арчаның 9 нчы номерлы балалар бакчасы да кушылды.Чарада катнашып һәркем татар телен,милли гореф-гадәтләребез-не саклап калуга үз өлешен кертте.
-
Акция «Засветись» 25.09.2020

Цели и задачи акции: - акцентирование внимание воспитанников, на необходимость ношения световозвращающих элементов (фликеров) на детской одежде для повышения безопасности в темноте в осенне–зимнее время; - повышение популярности ношения этих элементов; - воспитание законопослушных участников дорожного движения; - повышение эффективности работы по предупреждению детского дорожнотранспортного травматизма.
Мы уверены, что эта акция поможет сохранить жизнь юным пешеходам.
-
Балаларыбызны саклыйк – автокреслога утыртыйк 24.09.2020

Һәр ата-ана өчен баласының сәламәтлеге, иминлеге беренче урында тора. “Аңа ничек ирешеп була?”- дигән сорау күпләрне борчый. Бу безнең балаларыбызның тормыш аспектларына да кагыла: туклану, кием-салым, уеннар һ. б. Безнең заманда машинада исән-имин йөрүгә зур әһәмият бирелә.Балалар-юл хәрәкәтендә иң яклаучысыз катнашучылар. Алар белән юлда берәр хәл булса, моңа өлкәннәр гаепле булып санала.Машинадагы бала куркынычсызлыгына тиешенчә игътибар бирергә кирәк. Еш кына әниләрнең кечкенә балаларын тезләренә утыртуларын күзәтергә мөмкин, авария булган очракта сабыйны саклап кала һәм аны үз тәнең белән яклый алачагына тулы ышаныч белән йөрүчеләр бихисап.Балаларны машинада йөрткәндә махсус утыргычлардан файдаланырга кирәк, алар арасында иң ышанычлы дип балалар өчен автокреслолар санала. Автомобиль креслосы баланың гомерен саклап калырга һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә куркынычлыкны киметә.
-
24.09.2020

-
23.09.2020

2020 год- юбилейный для всех профсоюзов России- 115 летие профсоюзного движения страны, 30-летие Общероссийского профсоюзного образования, 30- летие Федерации независимых профсоюзов России и Федерации профсоюзов Республики Татарстан. В связи с этим Центральный совет нашего профсоюза обьявил Всероссийскую акцию «Марш солидарности», посвящённую этим юбилейным событиям. Цель марша - популяризация идей, ценностей и возможностей Профсоюза, демонстрация широкой общественности единства Профсоюзов и причастности работников и обучающихся системы образования к одному из крупнейших Профсоюзов в мире. Сегодня 23 сентября 2020 года в МБДОУ «Арский детский сад №9» прошло спортивное мероприятие, посвящённое этому событию «30 лет вместе», на котором члены профсоюзов приняли активное участие на соревнованиях по легкой атлетике: бег, эстафета. Праздник закончился веселым флешмобом, который поднял всем настроение. В завершение заведующая Мустафина Э.Г. и председатель профкома нашего детского сада Ахметшина Н.Р вручили грамоты и памятные подарки.
-
Сак булыгыз: грипп!!! 22.09.2020

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала.Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга?Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга.
Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?
1. Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз.
2. Әти-әниләр! Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез.
3. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә – табибка мөрәҗәгать итегез.
4. Гадәттәгедән күбрәк су эчегез (чәй, морс, компот, сок)
5. Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулыгы белән капларга онытмагыз.
Исегездә тотыгыз!
- Гриппны аяк өстендә үткәрергә ярамый;
- Вакытында табибка күренү һәм авыруны мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башлау (авырый башлаганнан соң беренче 48 сәгать) грипптан соң өзлегүне (бронхит, пневмония, отит, менингит) булдырмаячак.
Бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Салкын вакытта бүлмәне көненә 3-4 тапкыр 15-20 минут җилләтегез. Грипп симптомнарын җиңеләйтү һәм авыруны профилактикалау максатыннан суган, сарымсак, бөтнек, лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак кебек дару үсемлекләрен кулланыгыз.Грипп белән авыручыны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай. Авыруның хәле начарлана башлау белән үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
-
Дисциплина на улице – залог безопасности 21.09.2020

Безопасность ребенка на дороге, безусловно, важная и актуальная тема, первоочередная проблема.Особое значение в решении этой проблемы имеет заблаговременная и правильная подготовка самых маленьких наших пешеходов – детей, которых уже сейчас за воротами дома подстерегают серьёзные трудности и опасности.Изучение правил дорожного движения учит детей дисциплинированности на дорогах и умениям сознательно применять правила на проезжей части.Навыки выполнения ПДД нужны всем и всегда. Важно формировать у каждого из детей культуру безопасного поведения на дороге на всю последующую жизнь.
-
18.09.2020

Сәламәт яшәү рәвеше булдыруда физик күнегүләрнең әһәмияте бик зур. Физкультура, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, үзеңнең организмыңны чыныктыру, зарядка ясау, күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә. Ә менә иртә белән йокыдан аз гына иртәрәк торып берничә күнегү ясарга вакытыбыз юк, иренәбез. Физкультура белән шөгыльләнүне без “аннары”га калдырырга яратабыз, ягъни иртәме-соңмы физик күнегүләр эшли башлармын әле дибез. Ә кайвакыт инде соң була. Шуңа күрә үзеңнең сәламәтлегеңә тиешле, ныклы караш тәрбияләүне кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Моның өчен әти-әниләр үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш.Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Югалткан сәламәтлекне кире кайтаруның бик авыр, еш кына уңышсыз эш икәнен балаларга кече яшьтән хәреф танырга өйрәткән кебек өйрәтергә кирәк. Бу катлаулы эшне намуслы итеп башкару – гаиләнең һәм балалар бакчасының уртак төп максаты.
-
«Если хочешь воспитать своего ребёнка здоровым, сам иди по пути здоровья, иначе его некуда будет вести! ». В. А. Сухомлинский. 17.09.2020

Сегодня сохранение и укрепление здоровья детей -одна из главных задач нашего дошкольного учреждения. Но наша работа будет эффективна при вашей поддержке, родители!
Уважаемые родители! Способствуйте становлению у детей ценностного отношения к здоровому образу жизни:
· Учите бережному отношению к своему организму, представлению о том, что полезно и что вредно для здоровья, овладению необходимыми гигиеническими навыками.
· Выполняйте вместе с детьми физические упражнения, которые помогут развить координацию движений, ловкости, гибкости и быстроты.
· Создайте условия для двигательной активности в домашних условиях.
· Приучайте осознанно относится к здоровому и полезному питанию.
Только таким образом можно с детства привить ребенку любовь к физкультуре и здоровому образу. И помните! Здоровье вашего ребенка в ваших руках!
-
Без юл йөрү кагыйдәләрен беләчәкбез 16.09.2020

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга урамда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру бик мөһим. Урам хәрәкәте балалар өчен юлларны тагын да куркынычрак итә. Хәрәкәтнең барлык катнашучылары арасында иң тәртипсезләре – җәяүлеләр. Бәхетсезлек очраклары балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәве, яки бозуы аркасында килеп чыга. Шуңа күрә балаларда урамда үз-үзләрен тотуда җаваплылык хисе тәрбияләү һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү гадәткә әйләнергә тиеш. Ә өлкәннәрнең бурычы-балаларга юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле күнекмәләрне үстерү. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне мөһим дип санап, 5 нче зурлар төркемендә «Без юл йөрү кагыйдәләрен беләчәкбез»дигән әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче Шакирова Э.И. балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәртте. Балалар юл билгеләрен кабатладылар, юл йөрү өлешен ничек узу турында искә төшерделәр. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм үзләрен дөрес тотарга вәгъдә бирделәр.










