Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Җиңү көне 08.05.2012

Бөек Җиңүнең 67еллыгы уңаеннан һәйкәл янында бәйрәм тантанасы булды,венок куелды. Бердәнбер исән ветераныбыз Мозаффаров Рәхим бабай укучылар алдында чыгыш ясады. Тыныч көннәрнең кадерен белегез,балалар, диеп белдерде ветеран.
-
"АБВГДейка" конкурсы 04.05.2012

Районкүләм 3-4 сыйныфлар өчен уздырылган"АБВГДейка эрудит" конкурсында 4 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә 2 урын алды.
-
"Без бит Әтнә яклары" гала концерт 27.04.2012

Әтнә районы мәктәпләре арасында уздырылучы "Без бит Әтнә яклары" иҗат фестиваленең гала концерты узды. Мәртәбәле жюри тарафыннан конферанс номинациясендә Сафин И. һәм Садриева Э. дипломант исеменә лаек булдылар. Шулай ук "Тамчы" ансамбле вокал номинациясендә дипломант исеме алды.
-
Өмә 27.04.2012

Тирә-юньне чистарту максатыннан укучылар мәктәпкүләм өмәләрдә катнаштылар. Мәктәп территориясе чистарды, тәҗрибә участогында да язгы эшләр башланды.
-
Без Тукай оныклары 25.04.2012

Г.Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан бу атнада мәктәптә шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына бәйле видеофрагментлар карау оештырылды. "Китап укучылар" атналыгы кысаларында башлангыч сыйныфлар белән әдәби кичә, урта сыйныфларда "Без Тукайны яратабыз" исемеле викторина, югары сыйныфларда "Безнең уен" дигән ярыш-бәйге үткәрелде.
-
"Балалар китабы" атналыгы 23.04.2012

23-28 апрель көннәрендә "Балалар китабы" атналыгы үткәрелде. 23 апрельдә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Иң күп китап укучы" бенефисы уздырылды. Китапханәдә "Иң игътибарлы китап укучы" билгеләнде. Аңа 3 нче сыйныфтан Төхфәтуллин Раил, 4 нче сыйныфтан Газизова Зөхрә лаек булдылар. 25 апрельдә узган "Безнең яраткан язучыларыбыз" дигән ток-шоуда балалар язучылары һәм шагыйрьләре, аларның иҗатлары турында сөйләнелде. Укучылар аларның әсәрләрен башкардылар. 26 апрель көнне "Г.Тукай әкиятләрен беләбезме?" (викторина) Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсы булды.
-
Шахмат ярышы 13.04.2012

Район күләмендә уздырылган шахмат ярышында мәктәбебез укучылары командасы өченче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
12 апрель - космонавтика көне 12.04.2012

12 апрель - космонавтика уңаеннан мәктәбебездә 5-11 сыйныф укучылары өчен математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Н.И. интеллектуаль уен үткәрде. Шулай ук беренче космонавт Юрий Гагарин турында эчтәлекле видеофильм күрсәтелде.
-
Без - "Әтнә балалар видеофестивале" җиңүчеләре! 10.04.2012

Әтнә балалар видеофестивале конкурсында “Дулкын ” иҗат төркеменең “Игелек акчага кылынмый” фильмы I урынга лаек булды. Мәртәбәле кунак Нурания Җамали тарафыннан грамота белән бүләкләнде.
-
"Әтнә балалар видеофестивале" эмблемасы конкурсы. 10.04.2012

"Әтнә балалар видеофестивале" эмблемасы конкурсында 5 сыйныф укучысы Садриева Энҗе җиңүче булып, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы тарафыннан грамота белән бүләкләнде. Бу эмблема видеофестивальнең символы итеп кабул ителде.












