Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Татар теленнән олимпиада 19.02.2012

19 нчы февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары, Хөснетдинова Лилия һәм Яруллина Резедә, укытучылары Садриева Алия җитәкчелегендә, КФУ тарафыннан уздырылган татар теленнән 2 тур олимпиадада катнаштып кайттылар.
-
Очрашу. 18.02.2012

Күәм урта мәктәбендә бүгенге көндә Берлинда яшәп, Берлин университетында магистратурада укучы 24 яшьлек якташыбыз (әнисе Югары Көектән), халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгеч - Лилия Гомәр кызы Исхакова белән очрашу булды. Ул икенче магистратурасын тәмамлаучы 7 телне камил белүче шәхес буларак укучыларда, укытучыларда зур кызыксыну уятты.
-
"Белем алыйм дисәң ничаклы - сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!" 18.02.2012

18 нче февраль көнне 1 сыйныф укучылар китапханәгә кунакка чакырылдылар. 2-4 сыйныф укучылары аларга әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Китапханәче табышмаклар, мәкальләр, әсәрләрдән өзекләр әйтте. Укучылар сорауларга җавап таптылар. Кичәдә китап, аның барлыкка килүе турында сөйләнде, укучыларда китапларга сакчыл караш тәрбияләнде.
-
Әфганчы якташыбыз белән очрашу 17.02.2012

17 нче февраль көнне мәктәбебезнең 10-11 нче сыйныф егетләре "Ватан сагында" дигән тема астында әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбызТөхфәтуллин Булат белән очрашты. Оештыручы ТИН укытучысы Зарипов Булат Абдулла улы.
-
Ветераннар белән очрашу 15.02.2012

15 февраль көнне 5-7 сыйныф укучылары авылыбызның бердән-бер сугыш ветераны Рәхим абый һәм сугыш елы балалары Мөхәммәтшин Таһир һәм Дания апа белән очрашты. Очрашуның темасы - "Патриотизм тамырлары" дип атала. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Садриев Равил илебез кичергән сугышлар һәм аларның афәте турында кереш сүзе белән ветераннарга сүз бирде. Укучылар өлкәннәрнең фикерләрен кызыксынынп тыңладылар һәм ватанны саклау - изге бурыч, дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Гашыйклар көне. 14.02.2012

14 нче февраль көнне Күәм урта мәктәбендә "Гашыйкләр көне" бәйрәме билгеләп үтелде. Егет-кызларга кызыклы сораулар бирелде, уеннар уйнатылды, һәр сыйныф бу уңайдан плакат чыгарды. Иң күп котлау открыткасы алучыларны билгеләдек. Бәйрәмне инглиз теле укытучылары Борханов Ф., Гайнетдинова А. алып барды.
-
Эмблемалар конкурсы. 13.02.2012

"Татарстан Республикасында 2012 ел - тарихи-мәдәни мирас елы" уңаеннан республикакүләм эмблемалар конкурсының район этабында мәктәбебезнең 3 сыйныфтан Яруллин И., Муртазина Н., 5 сыйныфтан Хафизов Р., 6 сыйныфтан Ганиева Г., Хисмәтуллина З., 9 сыйныфтан Шәрифуллина И.ләрнең эшләре призлы урын алып, республика этабына җибәрелделәр.
-
Чаңгы ярышы 12.02.2012

12 нче февраль көнне Россия күләм чаңгы ярышы булып узды. Күәм урта мәктәбе укытучысы Борһанова Римма үз яшьтәшләре арасында I урын, Сафина Резеда II урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Хоккей ярышы 12.02.2012

12 нче февраль көнне Югары Атыда авылы кубогына хоккей ярышы булып узды. Безнең команда III урынны яулады. Молодцы!
-
Әлифба бәйрәме 11.02.2012

11 нче февраль көнне Күәм урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары катнашында "Әлифба бәйрәме" булды. Бәйрәмдә әти-әниләр, 4 нче сыйныф укучылары, балалар бакчасының әзерлек төркемендәге балалар катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте. Сыйныф җитәкчесе Борһанова Р.Н.












