Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
"Шәфкатьле бала" акциясе 10.03.2012

Яз башыннан мәктәптә сыерчык оялары ясау конкурсы турында игълан ителде.Чара 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен үткәрелде. "Шәфкатьле бала" конкурсында катнашкан барлык сыерчык ясаучы балаларга аларның ата-аналарына рәхмәт белдерәбез.
-
"Ягез әле, кызлар"
07.03.2012
Күәм урта мәктәбендә 6-11 сыйныф кызлары командалары арасында конкурс бәйге үткәрелде. Бәйрәм программасында сораулар, уеннар, җыр-бию, мода коллекцияләре белән чиратлашып алып барылды. Чара бик күңелле узды.
-
Гаилә бәйрәме
05.03.2012
3 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда "Тамчы" интеллектуаль уен-бәйге уздырды. Сораулар: универсиада, сәламәтлек, мәктәп тормышы,кызыклы грамматика буенча бирелде.Концерт номерлары һәм бәйрәм котлаулары яңгырады. Өлкәннәргә педагогик ситуацияләр тәкъдим ителде.Соңыннан әти-әниләр барлык эшләгән эшләре буенча сыйныф турында презентация карадылар.Бәйгедә дуслык җиңде.
-
"Йолдызлык - 2012" конкурсы 25.02.2012

Ел да уздырылып килгән "Йолдызлык" конкурсында мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Газизова Зөһрә "Иң матур җыр", 5 сыйныф укучысы Абдуллина Энҗе "Әтнәм минем", 6 сыйныф укучысы Хисмәтуллина Зөһрә "Ага чишмә" җырлары белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
"Йолдызлык - 2012" конкурсы 25.02.2012

"Йолдызлык" конкурсының вокал-соло номинациясендә Абдулина Энҗе II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Ватанны саклаучылар көненә карата стенгазеталар күргәзмәсе. 22.02.2012

Ватанны саклаучылар көненә карата стенгазеталар күргәзмәсе оештырылды.
-
"Ягез әле, егетләр"
22.02.2012
22 нче февраль көнне "Ягез әле, егетләр" конкурсы булып үтте. Физкультура һәм ТИН укытучысы Зарипов Б.А. 10 төрле бәйге этабы буенча биремнәр һәм ярыш төрләре әзерләде. Һәр 8-11 сыйныф егетләре үзләренең җитезлекләрен, активлыкларын, спорт төрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 11 сыйныф - 80 балл, 10 сыйныф - 54 балл, 9 сыйныф - 46 балл, 8 сыйныф - 47 балл җыйдылар. Гер күтәрү буенча 11 сыйныф укучысы Галиев Ильяс 1 урында (100 тапкыр), турникта тартылу буенча 11 сыйныф укучысы Шигапов Илназ (22 тапкыр), автомат сүтеп-җыю буенча 10 сыйныф укучысы Хәйретдинов Руслан (30 секунд), отжимание 11 сыйныф укучысы Хафизов Фәнис (1 минутка 58 тапкыр), противогаз кию буенча 11 сыйныф укучысы Нәҗипов Илназ (6 секунд), скакалка сикерү буенча 8 сыйныф укучысы Хәнәфиев Илһам (62 тапкыр) иң матур нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция. 21.02.2012

21 нче февраль көнне Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Ибраһимова Айгөл, укытучысы Ганиева Ләйсән "Туган якгеографиясе һәм экологиясе", 11 сыйныф укучысы Фәизова Алинә, укытучысы Сөнгатова Гөлнара "Фольклор һәм халык педагогикасы"секцияләрендә һәм тарих һәм җәмгыять укытучысы Садриев Равил, математика укытучысы Хабибуллина Айсылу укытучылар өчен "Милләт өчен тугры хезмәт итәм" секциясендә актив катнаштылар.
-
Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция. 21.02.2012

Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә "Милләтемә тугры хезмәт итәм" секциясендә тарих һәм җәмгыять укытучысы Садриев Равил I урынны яулап, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Фәннәр Академиясе дипломнары белән бүләкләнде.
-
Туган тел көне
19.02.2012
19 нчы февраль көнне Казан Федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү йортларында белем алучылар өчен "Мин туган телемдә сөйләшәм" исемле иҗади бәйге үткәрелде. Бәйгенең максаты - укучыларда татар филологиясенә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбияты һәм мәдәниятын саклау, һәм үстерү, гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләр белән эшләү, аларга ФСИда белем алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү. Шушы бәйгедә 9 сыйныф укучысы Аптышев Максим укытучысы Гайнетдинова Алия катнашты. Аңа катнашучы сертификаты, ә укытучыга ФСИның "Рәхмәт хаты" тапшырылды.












