Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, РТ, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru; xni@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының " Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Татарча көрәш 09.04.2012

9 нчы апрель көнне район беренчелегенә үткәрелгән татарча көрәш ярышында Сиразиев Нуршат 50 кг авырлыкт I урын, Сиразиев Рәмис 45 кг авырлыкта II урын яуладылар. Афәрин егетләр.
-
Ата-аналар җыелышы 02.04.2012

Күәм урта мәктәбендә "Экологик тәрбия бирүнең әһәмияте" темасы астында ата-аналар җыелышы булып узды. Хәзерге заманда әйләнә-тирә мохиттә ясалма агулы матдәләр барлыкка килеп, аларның организмга тәэсире, дөрес туклануның әһәмияте, авыл чүплекләре проблемалары турында ТЭБДУ Ганиева Л.Ф. чыгыш ясады. Һәр сыйныф җитәкчесенең аерым фикер тәкъдимнәре тыңланды. Тәрбиядә мәктәп-гаилә хезмәттәшлегенең актуальлегенә дә басым ясалды.
-
“Туган ягым яшел бишек” 31.03.2012

31 нче март көнне мәктәп күләмендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог организаторлар өчен “Туган ягым яшел бишек” темасына район семинары булып узды. Мәгариф журналыннан бүлек мөдире Тахир Сабирзянов, мәгърифәт газетасыннан бүлек мөдире Надия Шәйхетдинова,ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова да катнаштылар. 3 төркемдә тәрбия сәгатьләре узды. Татарстан Республикасында узучы "Тарихи-мәдәни мирас елы"на багышланган һәм һөнәрчелек, якташ шагыйрьләр, авыл тормышы, Болгар ханлыгы һәм үзебезнең "Әләшә" тарихы белән мәктәп укытучылары Алия һәм Равил Садриевлар, Айсылу Хәбибуллина, Фәрит Борханов таныштырды. Семинарның икенче өлешендә "Туган ягым яшел бишек" исемле фәнни-гамәли конференция үткәрелде. ТЭБДҮ Ганиева Л.Ф. Ашыт заказнигы, авылның экологик проблемалары, авылның киләчәге буенча укучыларга һәм килгән кунакларга чыгышлар һәм сораулар тәкъдим итте.
-
"Без бит Әтнә яклары" конкурсы 28.03.2012

28 нче март көнне Күәм урта мәктәбе укучылары “Без бит Әтнә яклары” иҗат смотр конкурсында Садриев Равил иҗат иткән авылдашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчы Дилүс Мәҗитовка багышланган “Гармунчы дигән даны бар” театральләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Жюри тарафыннан «Тамчы» вокаль ансамбле, Вокаль-соло номинациясендә Абдуллина Энҗе , конферанслар Сафин Инсаф һәм Садриева Энҗе гала-концертка сайландылар.
-
Татар теленнән олимпиада
27.03.2012
27 март көнне 6-8 нче сыйныфлар өчен район күләмендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтте. 6 нчы сыйныфтан Төхфәтуллин Салават татар теленнән III урын, Фазылҗанова Гөлгенә татар әдәбиятыннан II урын яуладылар. Котлыйбыз.
-
Язның бер көне ел туйдыра. 20.03.2012

Мәктәптә язгы бакча эшләренә әзерлек башланды. Кабинетларда помидор, чәчәк рассадалары утыртылды.
-
"Кошлар көне" 19.03.2012

19 нчы март көнне Күәм урта мәктәбендә "Ашыт" заказнигы вәкилләре белән очрашу булып узды. "Кошлар көне"нә карата чара үткәрелеп "Шәфкатьле бала" акциясе кысаларында узган сыерчык оялары ясау конкурсынына йомгак ясалды. Җиңүче укучыларга, һәм мәктәп дирекциясенә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"КИТ 2012" 19.03.2012

Мәктәпкүләм линейкада "КИТ 2012" конкурсына йомгак ясалды. Катнашучыларга сертификат һәм компакт-дисклар бирелде. Сафин И, Хәбибуллин А., Фазылҗанова Г. дипломнар тапшырылды. Котлыйбыз.
-
Аҗаган 2012 18.03.2012

18 нче март көнне Күәм урта мәктәбендә традицион уен - "Аҗаган-2012" булып узды. 4,5,6,7,8 сыйныф укучылары бик теләп бу уенда катнаштылар.
-
Башлангыч сыйныфларның республика семинары 14.03.2012

14 нче март көнне башлангыч сыйныф укытучылары өчен "Башлангыч сыйныфларда дәресләрне яңа стандарт таләпләренә яраклаштырып укыту" темасына республика семинары булып үтте. Семинарда Сәгъдиева Илсөя Тәлгатовна, Мәгарифне үстерү институты милли мәгариф лабораториясе фәнни хезмәткәре һәм район башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.












