МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
19 ноябрь- җирле референдум көне. 18.11.2017

19 ноябрь- җирле референдум уздырыла. Биредә барыбыз: укытучылар да, әти- әниләр дә актив катнашыйк!
-
“Башваткыч” уены 18.11.2017

“Башваткыч” уенын хәзер телевизордан гына түгел, ә мәктәбебездә дә карап була. Бүген, ягъни 18 нче ноябрь көнне, 7, 8, 9 нчы класс укучылары катнашында “Башваткыч” уздырылды. Биредә Мифтахов Наил,Могыйгуллина Нәзирә һәм Гыйль муллин Рифатлар көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Г.Рифат җинеп чыкты. Афәрин!
-
“Зорка Венера” 17.11.2017

17 нче ноябрь көнне мәктәп укучыларына прокуратура тарафыннан тәкъдим ителгән “Зорка Венера” исемле фильм күрсәтелде. Бу кино бик аңлаешлы һәм тәрбияви иде. Укучыларга бик ошады.
-
Тамчы-шоу 16.11.2017

15 нче ноябрь көнне 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары катнашында “Тамчы –шоу” интеллектуаль уен үткәрелде. Уен татар теленә, сан темасын йомгаклап кабатлауга багышланды. Биредә “Ак җилкән” командасы 34,5 очко белән җиңүгә иреште. Дуслык командасы алардан бары 2 очкога гына калышты.
-
Олимпиада 15.11.2017

13 нче ноябрьдән укучылар өчен олимпиадаларның район этабы башланып китте. Укучыларыбызга унышлар телибез!
-
Мониторинг 15.11.2017

14 нче ноябрь көнне 4, 6, 8 нче классларда инглиз теленнән мониторинг булып узды.
-
“КЭС-Баскет” 15.11.2017

10 нчы ноябрь көнне “КЭС-Баскет” баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Анда мәктәбебезнең кызлар командасы 3нче урынны яуладылар. Алга табада уңышлар аларга. Афәрин, кызлар!
-
Котлыйбыз! 12.11.2017

"КАИ-крылья для жизни" фәнни гамәли конференциясендә катнашып, Нурмиев Илшат 2 урын, Гарифуллин Марат һәм Исрафилов Хәлил 3 урын, Корбанова Чулпан финал туры катнашучысы дипломнары белән бүләкләнделәр.
-
Икмәк булса, җыр да була 11.11.2017

10 нчы ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылар көче белән әзерләнгән “Икмәк булса, җыр да була” исемле концерт булды. Игенчеләр хезмәтенә багышланган бәйрәм тантанасы бик тирән эчтәлекле иде. Бирегә кунак итеп колхозыбызның баш агрономы Искәндәр абый һәм алдынгы комбайнчылар чакырылган иде. Концерт бик күңелле узды.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 06.11.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Сабирҗанова Җәүһәрия Габделбәр кызының 5 нче ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее.
Кадерле хезмәттәшебезне чын күңелдән олуг юбилее белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез! Туган көнегез белән Чын күңелдән сезне котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез.
Туган көннәр ел да кабатлана, Ләкин кабатланмый үткәне. Бәхет, шатлык һәм тазалык белән Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы











