МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Котлыйбыз! 05.11.2017

3 нче ноябрь көнне Балтачның спорт үзәгендә 2004-2005 нче елгы кызлар һәм яшүсмер егетләр арасында баскетбол ярышы булды. Анда безнең мәктәпнең егетләре 1нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар сезгә!
-
Котлыйбыз! 02.11.2017

1 нче ноябрь көнне Балтач мәктәбендә Фазлыев Рамил истәлегенә багышланган шахмат ярышы узды. 3 нче сыйныф укучысы Корбанов Ильяс 2 урынны алып кайтты. Аңа алга табада уңышлар юлдаш булсын!
-
Экскурсия 02.11.2017

1 нче ноябрь көнне мәктәбебездән К. Газизуллин , Г. Шакирова , Д. Мухаметзяновалар Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда К.Тинчурин исемендәге театрда “ Али баба һәм өч карак” исемле спектакль карадылар. Укучылар бик уңай хисләр белән кайтканнар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 02.11.2017

30 нчы октябрь көнне кич белән Бөрбаш һәм Сәрдегән авылы укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш мәктәп директорының чыгышы белән башланып китте. Чиреккә нәтиҗә ясалды, каникул чорында укучылар һәм әти- әниләр өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр, бурычлар белән таныштырылды.
-
Сынау имтиханнары
01.11.2017
9, 11 нче сыйныф укучылары 30 нче октябрь һәм 1 нче ноябрь көннәрендә рус теле һәм математика буенча сынау ТДИ һәм БДИлары биреп кайттылар.
-
Алан авылында ата- аналар җыелышы
01.11.2017
30 нчы октябрь көнне көндезге 11.00 сәг.тә Алан укучыларының ата-аналары өчен җыелыш булды. Анда һәммә класс җитәкчесе беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды. Каникул чорында эш барышы һәм алдагы бурыч – максатлар әйтелде.
-
Котлыйбыз! 31.10.2017

28 нче октябрь көнне Арчада Әтнә, Кукмара, Теләче, Саба, Биектау, Арча командалары арасында көрәш буенча зур гына турнир узды. Анда безнең мәктәптән дә укучыларыбыз катнашты. Авхадиев Ранил 2нче урын . Авхадиев Ленар 3нче урынга ия булдылар. Афәрин, егетләр!
-
Әти-әниләр җыелышы 30.10.2017

27 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының әти- әниләре өчен җыелыш үткәрелде. Иңберенче мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловнаның чыгышы тыңланды, ә аннан соң әхлак турында Гөлнур Ильясовнага сүз бирелде. Җыелыш соңыннан һәр сыйныфта дәвам ителде. Сыйныф җитәкчеләре 1нче чиреккә нәтиҗә ясадылар, алдагы бурыч, максатлар белән таныштырдылар.
-
Ата- аналар форумы 30.10.2017

28 нче октябрь көнне Балтач администрациясенең утырышлар залында Казанда баручы Республика ата –аналарының форумы онлайн режимы уздырылды. Анда мәктәбебездән тәрбия эшләре буенча урынбасары Р.У.Валиева Һәм ата- аналар комитетыннан Л.С.Газизуллина катнашып кайтттылар.
-
"Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына бердәм дәресләр 29.10.2017

Мәктәбебездә "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына бердәм дәресләр дәвам итә. Бүген әлеге чара 8-11 нче сыйныфлар өчен үткәрелде.











