МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Профориентация буенча тест. 04.10.2017

2 нче октябрь көнне 8-11 нче сыйныфларда профориентация буенча тестлар уздырылды. Мондый тестлаштыру укучыларга кайсы юнәлеш буенча һөнәр сайлауларына бер этәргеч булып тора.
-
Иртәнге линейка 03.10.2017

2 нче октябрь көнне иртәнге линейка булды.Үткән атна нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы укучы класс" - 3 һәм 11 класс укучылары, ә "Иң шәфкатьле класс" исеменә 5 нче сыйныф укучылары лаек дип табылды.
-
Бадминтон ярышы. 02.10.2017

Буген Балтач спорт комплексында бадминтон ярышы узды. Анда безнең мәктәптән дә дүрт укучыбыз катнашты. Менә алар- Галимов Әлфис, Корбангалиева Энҗе, Сафаргалиев Айрат, Шакирова Галия. Алар ярышта актив катнашып, медаль һәм дипломнар белән кайттылар. Бу укучыларыбызның алга таба югары үрләр яулауларын телибез.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 01.10.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Валиев Рөстәм Шәйдулла улының 1 нче октябрь көнне 50 яшьлек олуг юбилее. Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы -
Бер күрешү –үзе бер гомер.
30.09.2017
Буген Бөрбаш авылында Балтач районының лаеклы ялдагы мәгариф хезмәткәрләренең очрашуы булды. Алар башта мәдәният йортына җыйналдылар, аннан соң гүзәл чишмәләрне, сокландыргыч сабантуй урыннарын йөреп чыктылар. Бәйрәм мул табыннар артында тәмамланды. Очрашуга килгән һәммә кеше үзенең олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
-
Бөтендөнья туризм көне 30.09.2017

27 нче сентябрь көнне Бөтендөнья туризм көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары Бөрбаш Сәрдегәне авылына экскурсиягә бардылар. Алар Сәрдегән авылының берсеннән берсе матур чишмәләрен күзәтеп, аның табигатен өйрәнеп кайттылар. Укучылар экскурсиядән бик канәгать булдылар.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе
29.09.2017
“Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында һәр сыйныфта план нигезендә тәрбияви әңгәмәләр, тәрбияви чаралар, тимурчылык эше башкарыла.
-
Олимпиадаларның мәктәп туры. 29.09.2017

Мәктәбебездә Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Тәрбиячеләр көне 28.09.2017

27 нче сентябрь тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Безнең укучыларыбыз да үзләрен кечкенәдән тәрбияләгән тәрбиячеләрен котлау өчен балалар бакчасына бардылар. Аларга чәчәк бәйләмнәре, матур шигырь юллары аша үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Игелекле эшләр 28.09.2017

6-27 сентябрь кысаларында “Изгелек энергиясе” акциясе үтте. Әлеге акция вакытында төрле тәрбияви чаралар үтте.











