МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 18.09.2017

14 нче сентябрь көнне 2017-2018 нче уку елында беренче ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышка районыбызның эчке эшләр бүлегеннән вәкилләр чакырылган иде . Алар әти-әниләрне районда булган яңалыклар белән таныштырдылар. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна эчке тәртип кагыйдәләре, алда торган максатлар, куелган бурычлар турында аңлатып үтте.
-
Тәрбия сәгате 17.09.2017

12 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныфларда "Финанс грамоталыгы" темасы астында тәрбия сәгатьләре узды. Тәрбия сәгатендә укучылар гаилә бюджеты, керем һәм чыгымның мәгънәсенә төшенделәр.
-
Иртәнге линейка 16.09.2017

Һәр атна дүшәмбе көнне иртәнге линейка үкәрелә. Линейкада үткән атна нәтиҗәләреннән чыгып "Иң актив класс" номинациясенә 3 сыйныф укучылары лаек дип табылды.
-
Тимурчылык эше 15.09.2017

8 нче сыйныф укучылары һәйкәл тирәсен җыештырып, тәртипләп торалар.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 14.09.2017

Укучыларыбызның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан озын тәнефестә физзарядкалар күнелле үтә.
-
Миләш операциясе 13.09.2017

Укучыларыбыз “Миләш”,”Балан” операциясендә теләп катнашалар.
-
2017-2018 уку елына сочинение темалары билгеле 12.09.2017

11 нче сыйныфларда чыгарылыш инша язу 6 декабрьдә узачак, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС яза.
"2017/18 уку елында йомгаклау иншасы 6 декабрь, 7 февраль һәм 16 майда үтәчәк. Йомгаклау иншасының нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Әгәр мәктәпне тәмамлаучы имтиханда канәгатьләнмәслек нәтиҗәсе алса, аңа аны яңадан тапшыру мөмкинлеге биреләчәк", - дип белдергән матбугат хезмәте.
1 сентябрьдә Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017-2018 уку елына сочинение темаларының биш ачык юнәлеш темасын атады. Алар «Тугрылык һәм хыянәт», «Битарафлык һәм ярдәмчеллек», «Максатлар һәм чаралар», «Батырлык һәм куркаклык», «Кеше һәм җәмгыять» («Верность и измена», «Равнодушие и отзывчивость», «Цели и средства», «Смелость и трусость», «Человек и общество») дип атала. Бу хакта министрлык сайты хәбәр итә -
Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тәрбия сәгате 12.09.2017

8 нче сентябрь көнне ОБЖ укытучысы Акбиров Рим Фәргать улы башлангыч сыйныф укучыларына пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тәрбия сәгате үткәрде. Ул укучыларга пожар булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бик үтемле итеп аңлатты.
-
Очрашу 11.09.2017

7 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары «Игътибар, балалар» операциясе кысаларында полиция хезмәткәрләре белән очрашты. Алар укучылар белән юлда үз-үзеңне тоту турында әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга үзләренең истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар
-
Тәрбия сәгате 10.09.2017

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында 5 нче класс укучылары “Укучының иминлек көндәлеге” белән танышып,мәгълүмат алдылар,велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәсен өйрәнделәр.











