МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Яшь гражданнар форумы 27.09.2017

26 нчы сентябрь көнне Балтач мәктәбендә Татарстан Республикасы яшь гражданнарының форумы булды. Анда безнең мәктәптән Г.Шакирова, Ч.Корбанова, Ф.Гыйльмуллин, К.Газизуллин, З.Хөсәенова катнашты. Бу укучылар форумнан катнашу турындагы сертификатлар белән кайттылар. Ә К.Газизуллин актив эшчәнлек өчен диплом белән бүләкләнде. Афәрин, укучылар!
-
Иртәнге линейка 27.09.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 9нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 11 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Көзге уңыш.
26.09.2017
Көз. Бакчада уңыш өлгерде. Бүген, ягъни 25 нче сентябрь көнне, мәктәп укучылары, җәй буе уз көчләре белән үстерелгән яшелчәләрне җыеп алдылар. Уңышыбыз бик мулдан булды. Укучылар бик тырышып эшләделәр. Аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Спартакиада 26.09.2017

Мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасының Арчада үткәрелгән зона ярышында, мәктәбебездән А.М.Яббарова, Р.Ф.Акбиров катнашып кайттылар.
-
Гомуми җыелыш 26.09.2017

22 нче сентябрь көнне мәктәбебездә укучыларның гомуми җыелышы үтте. Һәр сыйныф старостасы үзенең сыйныфындагы һәр укучының җәйге ялын ничек файдалы уздырганлыгына анализ ясады.
-
Акция "Без террорга каршы" 25.09.2017

21 нче сентябрь көнне мәктәбебез волонтерлары "Экстремизмга - юк!" исеме астында акция үткәрделәр. Акция белән төрле оешма һәм предприятияләрдә булдылар.
-
Тынычлык көне уңаеннан "Тынычлык күгәрчене" акциясе 25.09.2017

21 нче сентябрь - Тынычлык көне уңаеннан "Тынычлык күгәрчене" акциясе үтте.Бу акцияне үткәрүдә барлык укучылар да актив катнашты.
-
Эзтабарлар сафына алу тантанасы 24.09.2017

20 нче сентябрь көнне 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына алу тантанасы булды. Алар эзтабар булырлык укучылар икәнлекләрен раслап сынауларны уңышлы үттеләр. Аларга киләчәктә дә шундый яхшы, акыллы эзтабарлар булып калуларын, мәктәп тормышында актив катнашуларын теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 24.09.2017

16 нчы сентябрь көнне Арбор урта мәктәбендә көрәш буенча ярыш уздырылды. Безнең мәктәп укучылары Авхадиев Ленар һәм Авхадиев Ранил 3 урында калып грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр. Җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар, сезгә!
-
Экологик конференция. 23.09.2017

15 нче сентябрь көнне Бөрбаш җирлегендә экологик конференция гөрләп узды. Бирегә “Мәгариф” һәм “Мәктәп һәм гаилә” журналларыннан вәкилләр дә килгән иде. Конференция дә катнашучылар авыл җирлегенә кергән чишмәләрне йөреп чыктылар. Укучылар аларның тарихлары белән таныштырдылар. Килгән һәркем чишмәләргә карата үзенең соклану хисен яшереп кала алмады.











