МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Иртәнге линейка 23.09.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 2 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-5 нчы сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 8 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7,8 сыйныф, “Шәфкатьле класс”-8 нче сыйныф билгеләнде.
-
Макулатура җыю. 22.09.2017

15, 16 нчы сентябрь көнне укучыларыбыз макулатура җыйнауда актив катнаштылар. “Иң күп макулатура җыючы” 4 нче сыйныф укучысы Каримуллин Райнур булды. “Иң күп макулатура җыючы класс” дип 4 нче класс билгеләнде. Афәрин!
-
Котлыйбыз. 22.09.2017

11 нче сыйныф укучысы Миннемуллин Фәнис Венгриягә барып, кул кәрәше буенча бөтендөнья чемпионатында катнашып, 2 нче урынны яулап кайттты. Афәрин, Фәнис! Алга табада югары үрләр яулавыңны теләп калабыз.
-
Милләтләр кроссы 21.09.2017

16 нчы сентябрь көнне укытучылар һәм укучылар “Миләттләр кроссы-2017” ярышында катнашып ел буена җитәрлек энергия һәм яхшы кәеф туплап кайттылар
-
Спартакиада 21.09.2017

15 нче сентябрь көнне Балтач спорткомплексында укытучылар спартакиадасы булып узды. Бадминтон ярышында Акбиров Рим- I урын,ераклыкка сикерү буенча Яббарова Альфира- IIурынны алдылар. Алга табада уңышлар телибез.
-
Миләтләр кроссы 20.09.2017

16 нчы сентябрь көнне мәктәбебездә Миләтләр кроссы үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында үткән ярышта 1 нче урынны Гарифуллина Х., Гильмуллин Р., 2 нче урын - Загидуллина Г., Газизов Р., 3 нче урын- Гарифҗанова А., Гарифуллин Б., Каримуллин Р. алдылар. Калган укучылар да актив катнаштылар.
-
Бердәм Мәдәният дәресе 20.09.2017

15 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Мәдәният дәресе үткәрелде. Бу чарада авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре Мифтахов Фәргать белән Хөсәенова Рәзилә һәм китапханәчебез Хәкимова Әнисә апа да катнаштылар. Алар укучыларга яңа мәдәни көндәлекләр өләштеләр һәм балаларны конкурста актив катнашырга чакырдылар.
-
Тәрбия сәгате 19.09.2017

-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 19.09.2017

Укучыларыбызның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан озын тәнефестә физзарядкалар күнелле үтә.
-
Өмә 18.09.2017












