МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Иртәнге линейка 10.10.2017

9 нчы октябрь көнне иртәнге линейкада узган атнадагы эшләргэ йомгак ясалды. "Иң иҗади класс" исеменә - 2 сыйныф ,"Иң яхшы укучы сыйныф" исеменә 10 нчы сыйныф укучылары ия булды.
-
Котлыйбыз! 09.10.2017

7 нче октябрь көнне Балтач спорт үзәгендә Рафил Галимуллин истәлегенә көрәш ярышы узды. Анда безнең мәктәптән Авхадиев Л, Хайрулллин И., Авхадиев Р., Тимербаев А., Галимов Ә., Авхадиев Р. катнашты. Авхадиев Ленар 1нче урын, Авхадиев Ранил 3 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр! Алга таба да уңышлар, сезгә!
-
Ярминкә 09.10.2017

8 нче октябрь көнне районыбыз үзәгендә ярминкә гөрләп үтте. Анда безнең мәктәп тә актив катнашты. Һәр хезмәткәребез үзе әзерләгән көзге уңышыннан зур өлеш кертте. Рәхмәт аларга!
-
"Укытучымны котлыйм" исемле открыткалар конкурсы
07.10.2017
4 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында "Укытучымны котлыйм" исемле открыткалар конкурсы үткәрелде. Укучылар берсеннән берсе матур, үзенчәлекле открыткалар ясаган иде.
-
Бәйрәм концерты 06.10.2017

Иртән башланган бәйрәм котлаулары шуның белән генә тәмамланмады. Ул мәдәният йортында 5 нче һәм 11нче сыйныф укучыларының көче белән әзерләнгән концерт карау белән тәмамланды. Афәрин, укучылар!
-
Көзге өмә. 06.10.2017

Көз. Бөтен җиргә сары яфрак ява. Бакчада уңышлар җыелды. Инде саргайган чәчәкләрне, үләннәрне җыяр вакыт җитте. Менә шуңа күрә дә бүген укучыларыбыз бөтен көчләрен җыеп, мәктәп тирәләрен, бакчаларны җыештырып чыктылар. Әйләнә-тирәбез икенче төрле матур, чиста булып калды.
-
Укытучылар көне 05.10.2017

“Укытучыңны котла”акциясе дәвам итә. Бүген укучыларыбыз иртә белән мәктәпкә килгән һәммә укытучыны ишек төбендә чәчәк бәйләмнәре тотып каршы алдылар. Үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Хөрмәтле укытучылар! 05.10.2017

Сезне Укытучылар көне белән чың күнелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет- шатлык телибез.
Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә көлдерә?
Ай нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш көзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучылар көне.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы укытучылары. -
Өлкәннәр көне белән! 04.10.2017

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.
Хөрмәтле Өлкәннәр! Сезне белән чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәсәгез иде.
Шул уңайдан мәктәбебез укучылары Бөрбаш, Бөрбаш-Сәрдегәне, Алан авылында яшәүче Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап открыткалар өләшеп чыктылар. Әби- бабайларыбыз моңа бик сөенделәр, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.. -
Диагностик тест. 04.10.2017

5 нче сыйныф укучыларыннан башлангыч сыйныфтан урта мәктәпкә күчкәндә уздырыла торган диагностик тестлар алу башланып китте. Аларга уңышлар телибез!











