МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Быелгы чыгарылыш укучыларының тырышлыгы 06.07.2017

Быелгы чыгарылыш укучыларының тырышлыгы матур аттестатлар һәм югары ЕГЭ балларында чагылды. 10 укучының дүртесе алтын медальгә, ә бер укучыбыз 2 алтын медальгә лаек булды. Рус теле, җәмгыять белеме, математика фәннәреннән 80 нән артык балл җыючы – 6 укучыбыз һәм математика белән физика фәннәреннән районда иң зур балл җыючы 3 укучыбыз булды. Аларны әзерләгән укытучыларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, ә укучыларыбызга киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Чыгарылыш кичәсе 05.07.2017

Мәктәбебезне тәмамлаган 5 егет hәм 5 кызның 2017 нче елгы чыгарылыш кичәсе тантаналы, шау-гөр килеп узды. Никадәрле хатирә, котлау hәм күңелле мизгелләр!.. Әлеге тантаналы бәйрәмдә беренче укытучылары, әти-әниләре, мәктәп директоры, сыйныф җитәкчеләре исеменнән әйтелгән кайнар котлау теләкләре җыр, тамаша белән үрелеп барды. Чыгарылыш кичәсе hәркем күңелендә онытылмас бер истәлекле көн булып калыр.
-
Лагерьныӊ егерме беренче көне 04.07.2017

Буген лагерьныӊ ябылу тантанасы. Укучыларыбыз үзләренеӊ сәнгать ягыннан осталыкларын матур җырлары, биюләре, нәфис сүзләре аша күрсәтте. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьныӊ егерменче көне 03.07.2017

Бүген лагерьда «чыныгу» көне. Физик һәм акыл ягыннан сау-сәламәт булу хакында әӊгәмә, укучыларыбызныӊ үз сәламәтлекләренә битараф түгеллекләрен күрсәтте. Алар үзләренеӊ физик яктан сәламәт булуларын спорт уеннары аша күрсәтә алса, акыл ягыннан сәламәт булуларын « Үз уен» арткылы дәлилләде.
-
Тырыш хезмәтегез өчен, рәхмәт сезгә укучылар 02.07.2017

Мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар тырышып эшлиләр. Су сибеп, чупләрен утап, төпләрен йомшартып торганда, яшелчәләр дә яхшырак усәләр. Кәбестәләр матур гына үсеп киттеләр. Димәк. Шулай тәрбияләп торганда кәбестәдән мул уңыш алырга мөмкин. Кәбестәдән әзерләнгән ризыклар белән укучылар ел дэвамында туклана алачак. Тырыш хезмәтегез өчен, рәхмәт сезгә укучылар
-
Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучыларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә. 01.07.2017

Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучыларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә. Тәрбиячеләр бер-берсе белән дус-тату эшләүгә дә игътибар бирәләр. Балалар үз куллары белән эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп сокланалар. Бу көннәрдә чөгендер, кишер түтәлләрендә сирәкләү эшләре төгәлләнде.
-
Хезмәт һәм ял лагере 30.06.2017

Бүген хезмәт һәм ял лагерендә эшләүче укучыларыбыз Балтачка экскурсиягә бардылар.Маршрутыбызның беренче этабы “Кара-Күл”иде, табигатьнең матурлыгы белән сокландылар, аланда футбол, волейбол уеннары уйнадылар.Икенче этап “Балтач”ял паркы”булды мондаукучыларыбыз төрле уеннар уйнадылар, ял иттеләр. Бүгенге көн укучыларыбыз өчен бик күнелле үтте.
-
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе 29.06.2017

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында укучыларыбыз өчен тәрбияви чаралар үткәрелә. “Кояшкай”ял лагерендә “Без сәламәт тормыш сайлыйбыз” акциясе астында рәсем конкурсы уздырылды. Укучыларыбыз әлеге чарада теләп катнаштылар
-
Хезмәт ял лагере 27.06.2017

“Могҗиза” хезмәт һәм ял лагерендә эш гөрли.Укучыларыбыз бик тырышып кишер, чөгендер сирәклиләр, чүп утыйлар, матур чәчәкләр үстерәләр.
-
Лагерьныӊ унтугызынчы көне 26.06.2017

«Алар даны мәӊгелек». Бүген лагерьда 22 июнь «сугыш башланган көн»не искә алу һәм аныӊ турында мәгълүматларны туплау көне буларак билгеләп үтелде. Авылыбыздан сугыш кырларына ките панда ятып калган һә сугыш кырларыннан исән кайткан авылдашларыбызны тагын бер кат искә алып уздык. Авылыбызда урнашкан һәйкәлгә, лагерьдагы укучылар тарафыннан чәчәкләр куелды.











