МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Имтихан 07.06.2017

6 июнь көнне 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан тапшыралар. Аларга уңышлар теләп калыйк.
-
Лагерьныӊ бишенче көне 06.06.2017

Көн яӊгырлы булуга карамастан, лагерь кызыклы вакыйгаларга бай булды. Көн иртәнге зарядка белән башланды. Тәмле иртәнге аштан соӊ , этика кагыйдәләре һәм ашау әдәбе белән таныштык. Файдалы мәгълүмат туплау максатыннан «Фиксиләр» мультфильмыныӊ бер өлешен карадык. Сәламәтлекне ныгыту максатыннан спортзалда туплы уеннар уйнадык.Төшке аштан соӊ, укучыларныӊ логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан мавыктыргыч « Үз уен» үткәрелде. Алдагы көнгә укучыларга биремнәр бирелде. Өйләргә таралыштык.
-
Лагерьныӊ дүртенче көне 05.06.2017

Лагерьныӊ бүгенге көне вакыйгаларга бай булды. Көн иртәнге зарядка белән башланды. Тәмле иртәнге аштан соӊ , авыл китапханәсенә юл алдык. Анда китапханәче Әнисә апа һәм мәдәният хезмәткәре Рәзилә апа укучылар белән «Туган авыл, туган җир» темасына багышланган мавыктыргыч уен уздырды, туган җиргә карата рәсемнәр ясалды. Көнебез саф һавада кызыклы уеннар белән дәвам итте. Төшке аштан соӊ укучылар белән наркоманиягә каршы әӊгәмә булды. Көнгә йомгак ясалды, лагерьныӊ флагы төшерелде.
-
Лагерьныӊ өченче көне 04.06.2017

Лагерьныӊ өченче көне кызыклы узды. Көн иртәнге зарядка белән башланды. Тәмле иртәнге аштан соӊ юл йөрү кагыйдәләре белән танышкач, көнебез спорт площадкада күӊелле стартлар белән дәвам итте. Ярыштан соӊ бераз ял итү максатыннан, укчылар этика кагыйдәләре белән танышты. Төшке аш вакыты да килеп җитте. Аннан укучылар өчен мавыктыргыч «Эрудит шоу» мероприятиесе узды. Көнгә йомгак ясалды, лагерьныӊ флагы төшерелде. Лагерьныӊ тагын бер көне артта калды.
-
Лагерьныӊ икенче көне 03.06.2017

Лагерьныӊ икенче көне кызыклы һәм мактыргыч узды. Укучылар көнне иртәнге зарядка белән башлады. Көн дәвамында юл йөрү кагыйдәләре буенча әнгәмә, спорт площадкасында туплы уеннар, рәсем конкурсы һәм математика фәненә багышланган « Үз уен» да катнаштылар. Көнне йомгаклаганда отрядларныӊ иӊ актив укучылары лагерьныӊ флагын төшерде. Лагерьныӊ тагын бер көне артта калды.
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 02.06.2017

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне —
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач. -
« Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү лагеры 01.06.2017

Укучыларныӊ җәйге ялын кызыклы, файдалы уздыру максатыннан 1 июньнән мәктәп яны « Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. Лагерьныӊ башлану көне «Баларны яклау көне» белән туры килгәнлектән, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә тәрбиячеләр күӊелле уеннар оештырды. Әлеге чара авылныӊ « Сабантуй паркы» нда узды.
-
Хезмәт һәм ял лагере 01.06.2017

1 июнь көнне “Могҗиза” хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Укучыларыбыз мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр, күңелле ял иттеләр.
-
Имтихан
31.05.2017
31 май көнне 11 нче сыйныф укучылары математикадан имтихан тапшыралар.Аларга уңышлар теләп калыйк.
-
Гомуми җыелыш
31.05.2017
30 май көнне укучыларның читраттагы гомуми җыелышы үткәрелде. Һәр сыйныф ел буена эшләнгән эшкә отчет ясады,укучылар оешмасына яңа президент, министрлар сайланды.











