МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Имтихан
30.05.2017
30 май көнне 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшыралар.Аларга уңышлар теләп калыйк.
-
“Мәнгелек яра” спектаклен карадык 28.05.2017

24 май көнне Бөрбаш мәдәният йортында Нәҗип Әминовның “Мәңгелек яра” (“Кичер мине, Гөлсем”) спектаклен карадык.
-
Чисталык акциясе 28.05.2017

26 нчы май көнне 7 нче сыйныф укучылары “Чисталык акциясендә” катнашып каенлык, плотина буйларын чүптән чистарттылар.
-
“Дуслык учагы” 27.05.2017

23 нче май көнне Балтач районында 52 нче тапкыр өч республиканың дуслыгын күрсәтүче чара “Дуслык учагы” үткәрелде.Әлеге бәйрәмдә Татарстан, Марий Эл һәм Киров делегацияләре катнашты. Безнең мәктәбебез укытучылары һәм укучылары “Татар өе” станциясен оештыруда катнашты. Укучыларыбыз матур биюләре, тәмле чәйләре һәм кайнар коймаклары белән кунакларны каршы алдылар.Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.
-
Әти-әниләр җыелышы. 27.05.2017

24 май көнне Бөрбаш мәдәният йортында әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Һәр сыйныф җитәкчесе укучыларның чирек билгеләре, практика графигы белән таныштырды. Җыелышта балигъ булмаган балалар белән эшләүче муниципаль хезмәткәр Накипова Раушания Ленар кызы да катнашты.
-
Арадаш аттестация 26.05.2017

22 май көнне 6 нчы сыйныфларда математика фәненнән арадаш аттестация үткәрелде
-
Соңгы кыңгырау 26.05.2017

25 нче май көнне 9, 11 сыйныфлар өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау-әнкәй догасы,
Изге юл тели аңың тавышы. -
Иртәнге линейка 25.05.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 3 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-10 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” – 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Афәрин Алсу! 25.05.2017

Районкүләмендә үткәрелгән “Талантлар парады”нда 10 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алсу Балтач районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
-
Туристик поход 24.05.2017

19 май көнне 10 нчы сыйныф укучылары,Гөбәйдуллин Ранил Мөнир улы җитәкчелегендә Туган якның тарихын өйрәнү максатыннан “Бөр” елгасы буенча туристик походка киттеләр.











