МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Митинг 10.05.2017

8 май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына уңаеннан митинг оештырылды. Бу митингта сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан апа, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Ветераннарыбыз хөрмәтенә матур сүзләр ,теләкләр әйтелде. Укучыларыбыз катнашында матур биюләр, яңа җырлар башкарылды. Һәйкәлгә венок куйганнан соң 1 минутлык тынлык белән батырларча һәлак булганнарны искә алу булды.Бәйрәмнең беренче өлеше тәмамлангач, кунаклар чәй табыны янына уздылар.
-
Бөек Җиңүгә -72 ел 09.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына һәр сыйныф “Яран гөле” акциясендә катнаша. 8май көнне әлеге яраннар һәйкәл тирәсен бизәп торырлар.
-
“Ветераннарны котла” акциясе 09.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә.Укучыларыбыз үзидарәсе тарафыннан сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан апага, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына котлау открыткалары таратылды.
-
Сынау имтиханы 08.05.2017

3 май көнне 11 нче сыйныф укучылары физика, химия фәннәренән сынау имтиханнары эшләделәр.
-
Ачык дәрес 08.05.2017

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу максатында ачык дәресләр дәвам итә. Бу атнада башлангыч сыйныф укытучысы Р.Ш.Гилмуллина 4 нче сыйныфларда күп урынны саннарны бүлү темасына , презентацияләр кулланып матур дәрес күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар, ә укучыларыбызга киләчәктә дә шундый актив булуларын теләп калабыз.
-
Туган тел айлыгына йомгак 08.05.2017

Мәктәп буенча уздырылган туган тел айлыгына йомгак ясалды һәм төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Георгий тасмасы” акциясе 08.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата мәктәбебездә “Георгий тасмасы” акциясе игълан ителде.
-
“Йолдызлык-2017”-дипломанты 07.05.2017

Балтач мәдәният йортында“Созвездие-Йолдызлык-2017” конкурсының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Сагатдинова Ильмира җыр номинациясендә уңышлы чыгыш ясап диплом белән бүләкләнде. Ильмираны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 07.05.2017

30 нчы апрель көнне Субаш төп мәктәбендә көрәш ярышлар уздырылды. 4 нче сыйныф укучысы Галимов Әлфис 2 урын һәм 6 нчы сыйныф укучысы Аухадиев Ленар 3 урында калып диплом белән бүләкләнделәр. Егетләребезне бу зур җиңүләре белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
Дилияне котлыйбыз! 06.05.2017

2 нче сыйныф укучысы Садыкова Дилия “Марш-Парков-2017” бәйгесендә фотография номинациясендә катнашып 3 нче урында калып грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Афәрин Дилия!











