МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Концерт 08.04.2017

5 нче апрель көнне Балтач мәдәният йортында Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге җыр-бию ансамбле Балтач районы укытучылары,ветеран укытучылар һәм укучылар өчен искиткеч матур концерт бүләк иттеләр.
-
Туган тел айлыгы 08.04.2017

5 нче апрель көнне Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына карата 6 нчы сыйныф укучылары белән “Шигырьне таны” уены оштырылды. Икенче турга Газизуллин Кәрим, Хабибрахманова Зөләйхә, Идрисов Җәлил үтте. Г.Тукайның иҗатын иң күп белүче Газизуллин Кәрим булды.
-
“Туган як” буенча конференция 07.04.2017

1 апрель көнне Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбендә “Туган якны” өйрәнү буенча фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Мәктәбебез укучылары 8 нче сыйныф укучысы Корбанова Чулпан лауреат , 7 нче сыйныф укучысы Шарипова Фәйрүзә 3 урында калып грамота белән бүләкләнделәр.Әлеге укчыларны әзерләгән укытучыларга Гөбәйдуллин Ранил Мөнир улына һәи Миннемуллин Айгиз Рафил улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Коръән уку бәйгесе 06.04.2017

2 март көнне Балтач үзәк мәчетендә коръән уку бәйгесе булып узды.Мәктәбебез укучылары 5 нче сыйныфтан Базагутинова Диния-2 урын, Хөсәенов Рамазан -3 урында, 2 нче сыйныф укучысы Базагутинов Әмир -4 урында калып диплом белән бүләкләнделәр.
-
Яшь шахматист 06.04.2017

Каникул көннәрендә 2 нче сыйныф укучысы Корбанов Ильяс Саба районында Нургали Миннеханов истәлегенә үткәрелгән шахмат ярышларында катнашып 2 урында калып грамота белән бүләкләнде. Ильясны бу җиңүе белән котлыйбыз, зур уңышлар теләп калабыз.
-
Котлыйбыз 05.04.2017

24 март көнне Субаш урта мәктәбендә кул көрәше буенча ярыш уздырылды. Безнең мәктәп укучылары Хаҗиева Динә һәм Авхадиев Ранил 3 урында калып грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр. Җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Иртәнге линейка 04.04.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-9 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-5 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-6,7 сыйныф билгеләнде.
-
Педагогик киңәшмә 03.04.2017

31 нче март көнне “Мәктәптән тыш эшчәнлектә һәм тәрбия эшендә авыл хуҗалыгы профессияләренә мәххәбәт тәрбияләү”темасы астында педогогик кинәшмә үтте.
-
“Җир сәгате”-акциясе 02.04.2017

25 нче март көнне һәр сыйныфта “Җир сәгате”-акциясе булып узды . Әлеге чарада укучыларга экологик проблемлар турында аңлатылды
-
“Дус сыйныф” серләре 01.04.2017

25 нче март көнне 4, 6-8Б10 нчы сыйныфларның “Дус сыйныф серләре” конкурсының мәктәп этабы булып узды. Бу бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр, балалар яхшы әзерлек белән килгәннәр.Һәр сыйныфның чыгышы, тамашачының күңеленә хуш килде.











