МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
“Йолдызлык-2017”-дипломанты 01.05.2017

Казан шәһәрендә уздырылган“Созвездие-Йолдызлык-2017” конкурсының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучысы Мухарлямова Динә бию коллективы белән матур чыгыш ясап диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Динәне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 30.04.2017

“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә безнең мәктәптән 11 нче сыйныф укучысы Нуретдинов Нияз, 4 нче сыйныф укучысы Корбангалиева Энҗе катнашып Татарстан Республикасы язучылар берлеге исеменнән диплом белән бүләкләнделәр. Әлеге укучыларыны әзерләгән укытучылар Нуретдинова Зөлфирә Зөфәровна һәм Гилмуллина Рамиля Шамилевнага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Котлыйбыз! 30.04.2017

10 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алсу Казан шәһәрендә уздырылган V Бөтендөнья олимпиадасында катнашып кайтты. Алсу үзенең белемнәрен татар теле буенча сынады һәм сынатмады. Ул призер булды һәм диплом белән бүләкләнде. Алсуны әзерләгән укытучылар Бариева Гүзәл Галимулловна һәм Нуретдинова Зөлфирә Зөфәровнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алсуга алдагы олимпиадаларда да уңышлар теләп калабыз. Афәрин Алсу!
-
Котлыйбыз! 30.04.2017

23 нче апрель көнне Балтач спорткомплексында каратэ буенча ярышлар уздырылды. 2 нче сыйныф укучысы Базагутинов Әмир әлеге ярышта 1,2 урын алып диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Әмирне бу зур җиңүе белән котлыйбыз, уңышлар теләп калабыз.
-
Ачык дәрес 30.04.2017

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу максатында ачык дәресләр дәвам итә. Бу атнада инглиз теле укытучысы Г.С.Мөхетдинова кышкы спорт төрләре темасына , презентацияләр кулланып 5- классларда матур дәрес күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар, ә укучыларыбызга киләчәктә дә шундый актив булуларын теләп калабыз.
-
Туган тел айлыгы 29.04.2017

Туган тел айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь сөйләү конкурсы булып узды.Балалар Г. Тукай шигырьләрен яттан сөйләде. Конкурста барлык укучылар да актив катнашты.
-
Иртәнге линейка 29.04.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 2 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 11нче сыйныф билгеләнде.
-
Г.Тукайның тууына 131 ел 29.04.2017

25 нче апрель көнне Г.Тукайның иҗатына карата кул эшләре күргәзмәсе куелды. 7 нче сыйныф укучылары бик тырышканнар. Аларның хезмәтендә Шүрәле белән Былтырны да, Су анасын да,Кәҗә белән Сарыкны һ.б.геройларны да күрергә мөмкин.1 урын Файзрахманова Нәргизә, 2 урын Габидуллина Зәлидә, 3 урын Шарипова Фәйрүзә булды
-
“Иң матур сыерчык оясы”конкурсы 29.04.2017

Мәктәп буенча уздырылган “Иң матур сыерчык оясы”конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.
-
“Иң күп бөре җыючы”бәйгесе 29.04.2017

Мәктәп буенча уздырылган “Иң күп бөре җыючы”бәйгесенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.











