МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ачык дәрес 06.05.2017

Мәктәбебездә тәҗрибә уртаклашу максатында ачык дәресләр дәвам итә. Бу атнада физика укытучысы Ф.Р.Мифтахов 11нче сыйныфларда "Көчләр, динамика нигезләре темаларын кабатлау" темасына ачык дәрес күрсәтте. Хезмәттәшебезгә алдагы эшләрендә дә уңышлар, ә укучыларыбызга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.
-
Иртәнге линейка 05.05.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 2 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 11нче сыйныф билгеләнде.
-
Экологик форум 05.05.2017

27 нче апрель көнне Нөнәгәр урта мәктәбе базасында Регионара экологик конфереция уздырылды. Безнең мәктәптән бер төркем укучыларыбыз әлеге чарада химия һәм биология секцияләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 7 нче сыйныф укучылыры Шарипова Фәйрүзә һәм Гильмуллин Фәнис 2 нче урында калып диплом белән бүләкләнделәр.Укучыларыбызны һәм аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Г.Тукай - милләтебезнең йөзек кашы. 04.05.2017

26 апрель - татар шагыйре Г.Тукайның туган көне. Шушы уңайдан 27 нче апрель көнне мәктәбебездә Шигърият бәйрәме узды. Укучыларыбыз Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, кайберләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан барыбыз бергә "Туган тел" җырын башкардык
-
Өмә 04.05.2017

29 нчы апрель көнне мәктәбебездә өмә уздырылды. Һәр сыйныф үз биләмәләрен чиста итеп җыештырды, тәртипләде.Укучыларыбыз бакчада түтәлләр казыдылар, орлык өчен кишер, чөгендер уттыртылар. Һәркем тырышып эшләде, мәктәбебез тирәсе матурланып калды.
-
Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) 03.05.2017

28 апрель көнне 8 классларда физика фәненнән Бөтенрәссәй тикшерү эшләре (ВПР) башкарылды.
-
Европейская неделя иммунизации 03.05.2017

С 24 по 30 апреля 2017 года по инициативе Всемирной организации здравоохранения в Российской Федерации планируется проведение очередной Европейской недели иммунизации, тема которой "Вакцины приносят результат!"
-
Профориентация 02.05.2017

27 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары төрле һөнәр ияләре белән танышу максатыннан тәрбия сәгатендә авылыбызда терлекче булып эшләүче Миннебаева Кадрия белән очраштылар. Миннебаева Кадрия фермада бозау карау үзенчәлекләре, фермада эшләүче башка һөнәр ияләре турында белешмә бирде. Ул шулай ук баштагы һөнәрләре:урманчылыктагы хезмәте, тегүче һөнәре турында да балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Балалар очрашуда үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Иҗат отчеты 02.05.2017

26 нчы апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында укучыларыбызның иҗат отчет концерты һәм ярминкә гөрләп узды. Укучыларыбыз үзләренең талантларын һәр яклап күрсәтә алдылар.Алар арасында оста җырлаучылар, биючеләр, нәфис сүз осталарын күрергә була иде. Шушындый талантлы яшьләребезне тәрбияләгән өчен барлык укытучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Котлыйбыз! 01.05.2017

3 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Хания район буенча өченче сыйныфлар арасында математика фәне буенча уздырылган олимпиадада катнашып призер булды һәм диплом белән бүләкләнде. Ханияне әзерләгән укытучы Яббарова Әлфирә Мансуровнаны һәм Ханияне матур җиңүләре белән котлыйбыз, зур уңышлар теләп калабыз. Афәрин Хания!











