МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Кошларны каршылыйк 31.03.2017

Кошларны каршы алырга мәктәбебез укычылары теләп әзерләнделәр. Кошлар килешкә матур сыерчык оялары ясадылар һәм агачларга беркеттеләр.
-
“Дус сыйныф” серләре 30.03.2017

24 нче март көнне 1-3, 5 нче сыйныфларның “Дус сыйныф серләре” конкурсының мәктәп этабы булып узды. Бу бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр, балалар яхшы әзерлек белән килгәннәр.Һәр сыйныфның чыгышы, тамашачының күңеленә хуш килде.
-
24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне 29.03.2017

24 март көнне 6 нчы сыйныфларда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш темасына тәрбия сәгате булып узды. Укучыларга бу авырудан бары тик сәламәт яшәү, зарарлы гадәтләрне булдырмау да туберкулезга каршы профилактик чаралары булып торуы турында аңлатылды. Һәр ел саен үзвакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә һәм сәламәтләнүгә таба бер адым алга атлау да, диләр белгечләр.
-
ШМО утырышы 29.03.2017

23 нче март көнне Бөрбаш, Бөрбаш-Сәрдегәне, Алан авылы башлангыч сыйныф укытучылары һәм 5 нче сыйныфтан математика укытучысы Мифтахова Н.С., рус теле укытучысы Фасихова И.Н. катнашында методик берләшмә утырышы узды. Бу утырышта 5 сыйныфта 2016-2017 нче уку елы башында математика,рус теле, читательская грамотность буенча уздырылган тикшерү әшләре өйрәнелде һәр баланың эшенә кабат анализ ясалды
-
“Су-иң зур байлык”-тәрбия сәгате 28.03.2017

23 нче март көнне 11 сыйныфларда “Су- иң зур байлык” темасы астында тәрбия сәгате булып узды. Укучыларга туган якка карата мәхәббәт ,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү турында аңлатылды.
-
Профтестирование 28.03.2017

Мәктәбебездә 4, 8,9,10 класслар өчен төрле профессия юнәлеше буенча анкета үткәрелде.
-
Профориентация 27.03.2017

23 нче март көнне 5 нче сыйныфларда “Һөнәр сайлау-җаваплы эш” темасы астында тәрбия сәгате булып узды. Әлеге чарада Сафаргалиев Марат абыйлары укучыларны мал табибы профессиясе белән таныштырды.
-
Профориентация 27.03.2017

23 нче март көнне 8 нче сыйныф укучылары профориентация юнәлешендә пешекче-тегүче Фирдинә Гимадиева белән очрашты. Ул укучыларны үзенең кул эшләре белән таныштырды.
-
Иртәнге линейка 26.03.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-9 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-10 нчы сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 8 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7 сыйныф билгеләнде
-
Сынау имтиханнары 25.03.2017

22 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучылары сайлау фәннәреннән һәм 11 нче сыйныф укучылары физика фәненнән сынау имтиханы тапшырдылар.











