МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
“Без бергә” конкурсы 19.03.2017

Мәктәбебездә “Без бергә”-республикакүләм конкурсының мәктәп этабы булып узды. Укучыларыбыз төрле номинацияләрдә матур чыгыш ясап көч сынаштылар Алдынгы урыннарга чыккан укучылар 17 март көнне Балтач мәдәния йортында мәктәп данын яклаячаклар.Укучыларыбызга иҗади уңышлар теләп калыйк
-
Рәсем конкурсы 18.03.2017

Валентин Григорьевич Распутин тууына 80 еллыгына багышланган 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы
-
Иртәнге линейка 17.03.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-9 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-10 нчы сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 8 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7 сыйныф билгеләнде
-
Күргәзмә 17.03.2017

Валентин Григорьевич Распутин тууына 80 яшь
-
Бәйрәм концерты 16.03.2017

7 март көнне мәдәният йортында 7 нче сыйныф укучылары көче белән 8 нче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Укучыларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Матур бәйрәм концерты күрсәткән 7 нче сыйныфларга һәм сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Гөлнара Сафуан кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Канатлы дусларыбызны көтеп алабыз 15.03.2017

Экология айлыгы кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар уздырыла.”Сыерчык оясы” акциясендә укучыларыбыз бик теләп катнашалар. Укучыларыбыз куллары белән ясаган сыерчык оялары туган якларга кайтучы кошларны бик тиздән сөендерерләр.
-
Котлыйбыз 14.03.2017

11нче март көнне авылдашыбыз Фидаил Шакиров призына көрәш ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәбебездән бер төркем егетләребез әлеге бәйгедә катнашып призлы урыннар яуладылар. 2 нче сыйныф укучысы Тукранов Эльмир, 4 нче сыйныфтан Галимов Әльфис- 2 урын, 7 нче сыйныф укучылары Тимербаев Айрат-2 урын, Аухадиев Ранил, Хайруллин Инсаф-3 урында калып грамота , медальләр белән бүләкләнделәр.Егетләребезне җиңүләре белән котлап, уңышлар теләп калабыз.
-
Көрәш ярышы 13.03.2017

Язның килүен табигатьтә сыерчыклар, кояш нурлары хәбәр итсә, безгә яз килгәнен көрәшчеләр хәбәр итә. Һәр ел саен март аенда авылдашыбыз спорт остасы Ф. Шакиров истәлегенә оештырыла торган көрәш ярышлары быел да 11-март көнне яшь көрәшчеләрне үзенә җыйды. Балтач, Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән спортчылар көч сынашып истәлек бүләкләре грамота, медальләргә лаек булдылар.
-
"Карга боткасы" 13.03.2017

Туган ягыбызга яз килгән көннәрдә эшләр тагын да тыгызлана. Эш белән беррәттән күңелле итеп ял итәргә дә вакыт табабыз без. 11-март көнне мәктәбебездә “Карга боткасы” спорт бәйгесе үткәрелде. Яз турында җырлар, матур биюләр, төрле кызыклы спорт ярышлары белән көннең салкынлыгын да сизмәдек. Һәр укучы сыерчык оялары алып килде. Бәйрәм тәмле пылау һәм кайнар чәй эчү белән тәмамланды. Язны без менә шулай күңелле һәм файдалы итеп каршылыйбыз.
-
Мәктәбебез кунаклар каршы ала 12.03.2017

10 март көнне мәктәбебезгә төрле төбәкләрдә яшәүче татар эшмәкәрләре килде. Кунаклар мәктәбебез тарихы,укучыларның кул эшләре, мәктәпнең уңышлары белән таныштылар. Авылыбыздагы ит эшкәртү һәм агач эшкәртү цехларында булып , эш тәҗрибәсе белән таныштыллар. Кунаклар авылыбыз һәм мәктәбебез турында яхшы тәэсир белән киттеләр.











