МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Котлыйбыз! 26.01.2017

21 нче гыйнвар көнне Балтач спорткомплексында бертуган Әхмадиевлар призына татарча көрәш ярышлары уздырылды. Безнең мәктәптән бер төркем егетләребез катнашты.6 нчы сыйныф укучысы Аухадиев Ленар 1 урында калып грамота, медаль белән бүләкләнде. Ленарга бары тик уңышлар теләп калабыз. Афәрин!!!
-
Иртәнге линейка 25.01.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Шәфкатьле класс”-11 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Тәрбия сәгате 24.01.2017

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 15 - 16 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне арттыра алу мөмкинлеге булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә. 19 нчы гыйнварь көнне тәрбия сәгате “Социаль хезмәткәр һөнәре”темасына узды. Укучыларга үз профессиясе турында сөйләргә Сагатдинова Лилия килде.
-
Тәрбия сәгате
24.01.2017
19 нчы гыйнвар көнне 7 нче классларда “Хезмәткә-хөрмәт” темасы астында тәрбия сәгате булып узды. Шакирова Гөлнара укучыларны укытучы һөнәре белән таныштырды.Гөлнара апайлары үзенең укыган, эшләгән вакытлары турында сөйләде, фотоальбомнары белән таныштырды. Укучылар өчен бу тәрбия сәгате бик файдалы үтте.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 24.01.2017

Гыйнвар аенда һәр сыйныф план нигезендә кышкы табигатькә чангыларда сәяхәткә барды. 6 нчы сыйныф укучылары кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 23.01.2017

Гыйнвар аенда һәр сыйныф план нигезендә кышкы табигатькә чангыларда сәяхәткә барды. 5 нче сыйныф укучылары кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 23.01.2017

Гыйнвар аенда һәр сыйныф план нигезендә кышкы табигатькә чангыларда сәяхәткә барды. 11 нче сыйныф укучылары кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Кышкы табигатькә сәяхәт 22.01.2017

Башлангыч сыйныф укучылары кышкы табигатькә сәяхәткә чыктылар. Алар чаңгыларын киеп авыл урамын әйләнделәр, төрле уеннар уйнадылар. Табигатьтә балаларга бик ошады. Оста чаңгы шуучылар билгеләнде: Корбангалиева Энҗе, Гарифуллин Бәхтияр, Каримуллин Райнур, Сибагатуллин Илсаф, Галимов Әлфис, Ахмадиева Алсу, Галиуллина Диләрә һ.б.
-
“Ел укытучысы-2017” 21.01.2017

18 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә “Ел укытучысы-2017” нең беренче этабы булып үтте. Төрле мәктәптән килгән остазлар безнең укучыларга дәресләр, мастер класслар күрсәттелләр. Укучыларыбыз дәрестә белемнәрен, активлыкларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. Конкурста катнашкан укытучыларга зур уңышлар телибез.
-
“Ел укытучысы-2017”
20.01.2017
17 нче гыйнвар көнне мәктәбебезнең җәмгыять белеме укытучысы Миннемуллин Айгиз Рафил улы әлеге конкурста катнашты. Сосна мәктәбендә ачык дәрес, мастер класс үткәреп үз осталыгын күрсәтте. Яшь укытучыбыз Айгиз Рафилевичка зур уңышлар теләп конкурста җиңүен теләп калабыз.











