МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Проект эше 08.02.2017

31 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья фәне буенча проект эше эшләделәр. Һәр төркемнең эшләре эчтәлекле һәм файдалы булды.
-
Концерт 08.02.2017

1 нче февраль көнне, 1нче һәм 3нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән, "Бәхетле балачак" исеме астында концерт булды. Укучылар яңа җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук берсеннән-берсе матур, күңелле, зәвыклы биюләр башкардылар. Концертта әни-әниләр дә матур чыгыш ясадылар. Концерт тамашачыларга бик ошады. Балаларны югары дәрәҗәдә сәхнәгә чыгара алган сыйныф җитәкчеләренә, музыка укытучысына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
“Дус сыйныфның серләре” конкурсы 07.02.2017

Мәктәптә “Дус сыйныфның серләре” конкурсына әзерлек бара. Бу максаттан һәр сыйныфта төрле чаралар үткәрелә. Мәктәп буенча уздырылачак бәйге өчен аерым нигезләмә эшләнде.
-
"Математик КВН" 07.02.2017

30 нчы гыйнварда башлангыч сыйныф укучылары өчен "Математик КВН" уздырылды. Һәр сыйныф укучысы өчен аерым биремнәр каралган иде. Укучылар бик теләп катнаштылар. Кичә матур һәм файдалы үтте.
-
“Без бергә” республикакүләм фестиваленә әзерлек 06.02.2017

Мәктәбебездә “Без бергә” республикакүләм фестиваленә әзерлек бара, укучыларыбыз буш вакытларында матур җырлар, биюләр өйрәнәләр
-
Профориентация 06.02.2017

26 нчы гыйнвар көнне 5 нче сыйныфта “Кешене туендыручы-һөнәр” дигән тәрбия сәгате булды. Вафин Ильшат укучыларга төзүче һөнәренең асылын төшендерде. Укучылар үзләре теләгән сорауларга җавап таптылар.
-
“Татарстан талантлары” 05.02.2017

Республикакүләм “Татарстан талантлары” фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләр билгеле булды. Безнең мәктәп укучылары бу конкурста теләп катнаштылар һәм җиңү яуладылар. “Этностиль “номинациясендә- 1 урын, “ Милли җырлар” номинациясендә-Шакирова Галия -2 урын, “Туган ягым” номинациясендә -Гарифуллин Әнис-3 урында калып, грамота белән бүләкләнделәр.
-
Котлыйбыз! 05.02.2017

“Буыннар чылбыры “ конкурсында җиңүче 6 нчы сыйныф укучысы Валиев Асафны зур уңышы белән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз! 04.02.2017

29 нчы гыйнвар көнне Казан шәһәрендә уздырылган каратэ ярышларында 2 нче сыйныф укучысы Базагутинов Әмир 2 нче урында калып грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Әмиргә зур уңышлар телибез.
-
Безнекеләр җиңүче 04.02.2017

28 нче гыйнвар көнне Яңгул урта мәктәбендә кул көрәше буенча уздырылган ярышларда безнең укучыларыбызга тиңнәр булмады. Укучыларыбыз алдынгы урыннарны алып медаль, грамоталар белән кайттылар. Мингазова Маһисәрвәр, Хазиева Динә-1 урында, Галимова Әльфинә, Гимадиева Филюзә, Миннемуллин Фәнис-3 урынны яуладылар. Җиңүегез белән котлыйбыз!











