МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Тимурчылар 19.01.2017

Безнең халыкта элек –электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз.
Безнең Бөрбаш урта мәктәбендә тимурчылык эшләре планлы рәвештә алып барыла. Менә шушы тимурчылык эшләре белән балаларыбыз шөгыльләнәләр икән, аларның күңелләрендә һәрчак изгелек хисләре туар, чөнки бу әхләклелекне, әдәплелекне гәүдәләндерүче асыл сыйфатлар. -
"Башлангычлар айлыгы" 18.01.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында матур язучыларның дәфтәр торышына бәйге үткәрелде. Һәр сыйныф укучысының татар теленнән эш дәфтәрләре каралды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләр: Галиуллина Динә, Базагутинов Әмир, Акбирова Нәфисә, Гәләветдинова Мәликә. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
"Башлангычлар айлыгы" 17.01.2017

Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Оста шигырь сөйләүчеләр" бәйгесе уздырылды. Һәр сыйныф укучысы бу бәйгедә актив катнашты, татарча шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләде. Катнашкан укучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Иртәнге линейка 17.01.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-9 нчы сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-5,6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
“Кошларга булышыйк”- акциясе 16.01.2017

Мәктәбебез укучылары кошларга булышыйк акциясендә теләп катнашалар. Канатлы дусларыбызны кышкы суыкларда тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.
-
Сәламәтлек айлыгы 15.01.2017

Укучыларыбыз сәламәтлекләрен саф һавада ныгыталар.
-
Юбилярны котлау 15.01.2017

Бүген мәктәбебездә матур бәйрәм тантана булып узды. Пешекче Акбирова Фәния апаның туган көнең билгеләп үттек. Фәния апа инде 20 ел буена бөтен йөрәк җылысын, бөтен көчен биреп хезмәт итә . Безне тәмле ашлары белән сыйлап тора.
Хөрмәткә дә, данга лаек була
Саф , намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урының таба ала
Чын йөрәген бирсә эше өчен.
Туган көнеге котлы булсын, уңышлар юлдаш булсын. -
Ачык дәрес 15.01.2017

12 нче гыйнвар көнне 7 нче классларда тәҗрибә уртаклашу максатыннан Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы татар теленнән ачык дәрес үткәрде. Дәрестә “Раслау һәм инкарь җөмләләр” темасы өйрәнелде. Укытучы күп төрле эш алымнары кулланып укучыларны кызыксындыра алды. Зөлфирә Зөфәровнага алга таба да эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Башлангычлар айлыгы" 14.01.2017

Башлангыч сыйныф укучылары атна дәвамында бик тыгыз эшчәнлек алып бардылар. Әле бүген дә җырлы-биюле халык уеннары өйрәнделәр. Уеннар балаларга бик ошады. Алда аларны төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар көтә. Уңышлар теләп калабыз.
-
Сәламәтлек айлыгы 14.01.2017

12 нче гыйнвар көнне барлык классларда да “Сәламәтлек-зур байлык” темасы астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде











