МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Рус теле атналыгы 13.12.2016

12 - 17 нче декабрь көннәрендә Бөрбаш урта мәктәбендә рус теле атналыгы булып узачак. Укучылар иртәнге линейкада атналыкта булып узачак чаралар һәм эш бүленеше белән таныштылар.
Атналык программасы
-
Ватан геройлары көне 12.12.2016

9 нчы декабрь Ватан геройлары көне уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Контроль эшләр 12.12.2016

Районнан килгән график нигезендә барлык классларда да муниципаль контроль эшләр дәвам ителә.
-
Яңа ноутбуклар 11.12.2016

Укытучыларыбызга яңа ноутбуклар тапшырылды.
-
Йомгаклау иншасы 10.12.2016

7 нче декабрь көнне 11 нче сыйныфлар йомгаклау иншасы яздылар.
-
Гражданнар оборонасы укулары 10.12.2016

8 декабрь көнне Балтач районында гражданнар оборонасы буенча укулар үткәрелде. Бу өйрәнүләрдә безнең мәктәп яхшы әзерлекле булуын күрсәтте.
-
Иртәнге линейка 09.12.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 11 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Иң шәфкатьле класс”-7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Профориентация 09.12.2016

1 нче декабрь көнне 8 нче сыйныф укучылары игенче Мотыйгуллин Расим абыйлары белән әңгәмә кордылар. Расим Мотыйгуллин ООО “Бөрбаш” хуҗалыгында механизатор хезмәтен башкара. Көзен комбайнга утыра. Язгы чәчүдә дә катнаша. Әңгәмәдә игенче һөнәренә мәдхия җырланды. Укучылар өчен бу очрашу бик файдалы булды.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
08.12.2016
Район олимпиадасында биология фәненнән призер булган укучыларыбыз 9 класс укучысы Нуретдинова Фирүзәне,7 класстан Гилмуллин Фәнисне аларны әзерләүче укытучы Сибагатуллин Мәлик Тимерхановичны зур уңышлары белән чын күнелдән котлыйбыз.
-
Бәхәсләр клубы 08.12.2016

1-10 декабрь инвалидлар декадасы уңаеннан 9 нчы сыйныф укучылары Бәхәсләр клубында катнашып, мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләр турында видеоклип карап фикер алыштылар. Тормыш, яшәеш, сәламәтлекнең кадерен белү кебек мисаллар белән әңгәмә кордылар.











