МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Математика минем гаиләдә 27.11.2016

5-класс укучылары мәктәптә уку белән беррәттән класстан тыш эшләрдә дә активлар. Менә бүген алар “Математика минем гаиләдә” темасына багышланган проект эшләрен якладылар. Беренче генә тапкыр башкарылган фәнни эшләрендә кимчелекләр бар әлбәттә. Ләкин чыгышлары үрнәк булырлык укучылар да бар. Иң яхшы проект яклаучы Хөсәенова Зәринә, Мифтахова Азалия, Базагутдинова Диния һәм Миннемуллина Гөлгенәләргә зур “бишлеләр”. Ә калганнар алдагы чараларда активрак, төгәлрәк булыр дип ышанып калабыз.
-
Шугалак әзер 27.11.2016

Мәктәбебез шугалагы кышкы сезонга әзер.
-
Тәрбия сәгате 26.11.2016

22 нче ноябрь көнне 2 нче сыйныфларда “Дуслык” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрелде. Укытучы Миләүшә Назировна укучыларны кызыксындырып, дәрестә актив катнаштырды. Укытучыга һәм укучыларга зур уңышлар телибез.
-
Хокук айлыгы дәвам итә. 26.11.2016

23 нче ноябрь көнне мәктәбебездә 9-11 сыйныфлар өчен Хокук айлыгы кысаларында хокук органнарында эшләүчеләр белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу очрашуда балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар Назипова Ләйсән Газинуровна һәм Накипова Раушания Ленаровна укучылар белән эшлекле уенда катнашып үзләренең киңәшләрен биреп укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
Җимлек операциясе 26.11.2016

Мәктәбебездә җимлек операциясе игълан ителде. Һәр сыйныф укучысы актив катнашып канатлы дусларыбызны сөендерде.
-
Сынау имтиханнары 25.11.2016

21 нче ноябрь көнне 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән сынау имтиханы эшләделәр.
-
Волейболда без икенче
25.11.2016
19 нчы ноябрь көнне Кенә мәктәбендә уздырылган 1999 елгы егетләр арасында волейбол ярышында безнең укучыларыбыз икенче урында калып диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Команданы һәм тренерлары Р.Ш.Валиевны уңышлары белән котлыйбыз!
-
ВПР 24.11.2016

22 нче ноябрь көнне 4,6,8 нче сыйныфлар өчен инглиз теленнән мониторинг үткәрелде.
-
Иртәнге линейка
24.11.2016
Иртәнге линейкада дежур торган 8 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 11 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Иң шәфкатьле класс”-8 нче сыйныф,”Конкурсларда атив катнашучы” 7нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-10,11 сыйныф билгеләнде.
-
“Уйларымны җырга салам”
23.11.2016
18 нче ноябрь көнне шагыйрә Саҗидә Сөләйманова иҗатына багышланган “Уйларымны җырга салам” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәдә аның сүзләренә язылган матур җырлар яңгырады, шигырьләре яттан сөйләнде. С.Сөләйманованы искә алу кичәсендә катнашкан укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.











