МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Юбилей кичәсе 05.10.2016

28 нче сентябрь көнне Мәдәният йортында Бөрбаш авылы мәчете имамы, район мөхтәсибе, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның юбилей кичәсе булып узды.Җәлил хәзрәтне хөрмәтләп авыл халкы,сыйныфташлары, шәкертләре республика, район кунаклары җыелган иде.”Алтын ачкыч” китабы авторы Гөлсинә Галимуллина, авылдаш шагыйрәбез Фәридә Шакирова белән очрашу юбилей кичәсенә ямь өстәде. Тулы зал, көчле алкышлар авылыбызның олы хөрмәткә лаек кешесе Җәлил хәзрәткә олы ихтирам хисе булып яңгырады.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр! 05.10.2016

Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Бүгенге көндә сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез хөрмәтле мөгаллимнәребез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт.
Төшендердең фән серләрен
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә...
-
Олимпиадаларның мәктәп туры нәтиҗәләре 04.10.2016

Фән олимпиадаларының мәктәп туры нәтиҗәләре сайтның "Мероприятия" - "Одарённые дети, предметные олимпиады/ сәләтле бала" - "Олимпиады" бүлегенә урнаштырылды. Узган олимпиада нәтиҗәләре белән әлеге бүлектә таныша аласыз.
-
Әхлак дәресе 04.10.2016

28 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әхлак дәресләрен укыту буенча укытучыларның район семинары булып узды.5 нче классларда әхлак укытучысы Мифтахова Гөлнур Ильяс кызы тарафыннан “Яхшылык –үзе дога”дип исемләнгән ачык дәрес күрсәтелде.Әлеге чарада республика, район кунаклары катнашып тәҗрибә туплап, фикер алышып киттеләр.
-
Агач утырту операциясе 04.10.2016

1 нче октябрь көнне 7,9,10 нчы сыйныф укучылары Сабантуй җирендә агачлар утырттылар.Укучыларыбызның бу изге эшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез
-
Иртәнге линейка 04.10.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 8нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 11 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-5 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-11 нче сыйныф булды.
-
Спартакиада 03.10.2016

29 нче сентябрь көнне Балтач спорткомплексында укытучылар спартакиадасы булып узды. Безнең мәктәп укытучылары бу ярышта алдынгы урыннарны алдылар. Эстафетада Корбангалиева Миляуша,Базагутинова Динә, Зарипов Алмаз, Миннемуллин Айгиз – I урын, бадминтон ярышында Акбиров Рим- I урын,ераклыкка сикерү буенча Яббарова Альфира- I урын, мылтыктан ату буенча Миннемуллин Айгиз- II урыннарны алдылар. Барлык катнашкан укытучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Иртәнге линейка 02.10.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 9 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нчы сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-11 нче сыйныф , “Иң шәфкатьле класс”-8 нче сыйныф булды.
-
Милләтләр кроссы 01.10.2016

24 нче сентябрь көнне укытучылар һәм укучылар “Миләттләр кроссы-2016” ярышында катнашып ел буена җитәрлек энергия һәм яхшы кәеф туплап кайттылар
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 01.10.2016

29 нчы сентябрь көнне 5 нче сыйныф укучылары “Ромашка” ясле-бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котлап кайттылар











