МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
ПРОЕКТ РАСПИСАНИЯ ГИА 2017 14.11.2016

Рособрнадзор подготовил проект расписания единого государственного экзамена,основного государственного экзамена и государственного выпускного экзамена в 2017 году.
-
Юбилеегыз белән котлыйбыз! 13.11.2016

Хезмәттәшебез Нурмиева Резеда Вагыйз кызын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Туган көнең белән Чын күңелдән сине котлыйбыз. Сәламәтлек, шатлык-куанычлар, Күңел тынычлыгы телибез.
Тазалык-саулык, гаилә бәхете теләп Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
“Сулыкларда сак булыйк!” 12.11.2016

“Сулыкларда сак бул” –куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә.Башлангыч сыйныф укучылары рәсем конкурсына теләп катнашалар.
-
Тәрбия сәгате 11.11.2016

10 нчы ноябрь көнне һәр сыйныфта “Сулыкларда сак булыйк “темасына тәрбия сәгатьләре булып узды
-
Педагогик киңәшмә 09.11.2016

7 нче ноябрь көнне укытучыларның чираттагы педсоветы булып узды. Педсоветта түбәндәге темалар каралды:
1.“Дәресләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру”.
2. 2-9 нчы сыйныф укучыларының 1 чирек нәтиҗәләре.
3.1,5 нче сыйныф укучыларының мәктәпкә адаптациясе.
4.Бөтенрәссәй фән олимпиадаларының мәктәп этабы нәтиҗәләре.
Педсоветта район мәгариф бүлеге методисты-куратор Фазлыева Гөлсинә Фазлыевна катнашып үз фикерләрен, мәгарифтә булган яңалыклар белән таныштырып китте. -
Котлыйбыз! 08.11.2016

3 нче ноябрь көнне Балтач урта мәктәбендә Р.Фазлыев призына шахмат ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәптән бер төркем укучыларыбыз катнашып призлы урыннарны яулап кайттылар. 9 нчы сыйныф укучысы Исрафилов Хәлил-1 урын, Шәйхетдинов Шамил-3 урын, 5 класс укучысы Базагутинова Диния -2 урында калып грамота белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Иртәнге линейка 07.11.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нче сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-9 нчы сыйныф , “Иң шәфкатьле класс”-10,11 нче сыйныф билгеләнде.
-
Консультацияләр 04.11.2016

Көзге каникул вакытында 9,11 класслар өчен график нигезендә консультацияләр үткәрелде.
-
Концерт 03.11.2016

29 нче октябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында “Игенчегә-дан” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Укучыларыбыз үзләренең осталыкларын һәр яклап күрсәтә алдылар. Бәйрәм концертын әзерләүче сыйныф җитәкчесе Гөбәйдуллин Ранил Мунировичка һәм 10 нчы сыйныф укучыларына рәхмәтебене белдерәбез.
-
Ата - аналар җыелышы 02.11.2016

29 нчы октябрьда югары сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Беренче чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, инструктажлар үткәрелде.











