МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Кино карадык 14.10.2016

11 нче октябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында “Мотылёк зангар” дип исемләнгән кино карадык. Кинода төп рольләрдә Рабит Батулла һәм аның улы Байбулат Батулланы күрергә була иде. Кино тирән эчтәлекле, тәрбияви иде.
-
“Укытучымны котлыйм” акциясе 13.10.2016

Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә “Укытучымны котлыйм” акциясе уздырылды. Укучылар яраткан укытучыларын хөрмәтләп котлау открыткалары, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Шул уңайдан 5, 11 нче сыйныфлар бәйрәм концерты белән котладылар.
-
Күнелле ял иттек 12.10.2016

5 нче октябрь көнне барлык мәктәп укытучылары һәм укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыкты. Табигать кочагында ашлар пешереп, чәй кайнатып, төрле спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп күнел ачып ял итеп кайттык.
-
Тормыш дәресе. 11.10.2016

Башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары ата-аналар белән тыгыз эш алып баралар. Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә, төрле һөнәр ияләре булган, әти-әниләр белән очрашу уздыру планы булдырдылар. . Бу айда мәктәбебез кунагы "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Гарифуллина Рәсилә Гаптелсабир кызы булды. Ул балаларга чын тормыш дәресе үткәрде. Очрашу бик файдалы, күңелле үтте.
-
Котлыйбыз! 10.10.2016

11 нче сыйныф укучысы Фахретдинов Рүзәлне Рафил Галимуллин истәлегенә багышланган “Көрәш” ярышында 2 урын алуы белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Өлкәннәр көне белән 09.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәр !
Сезне 1 октябрь- Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәсәгез иде.
Картаймыйча шулай кояш кебек,
Балкып торыгыз сез иртә- кич
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы -
Өлкәннәр көне 08.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
9нчы сыйныф укучылары да тимурчылык буенча билгеләнгән Рәисә апайлары Әмадиеваны бәйрәм белән котлап кайттылар.
Кадерле әбиләребез,
Чал чәчле дәү әниләребез!
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза- сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт! -
Укытучыларга хезмәт хакы түләү системасының яңа проекты эшләнә 07.10.2016

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева 2020 елга укытучы вазифалары чикләрен кертү һәм "кәгазь эше"ннән азат итү турында сөйләде, шулай ук укытучының хезмәт хакы төшү ачыклаган төбәкләрдә "катгый эшләргә" вәгъдә итте.
Бүген Сочида узган Гомумроссия мәгариф профсоюзы Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә министр 2020 елга педагоглар өчен профессиональ стандарт өстендә (укытучы вазифасын әйдәп баручы, өлкән һәм укытучы вазифаларына бүлү) эшләү тәмамланачак дип белдерде. "Вазифалар системасын бүлгәләү педагогка йөкләнгән башкарыла торган бурычлар, функцияләр катлаулылыгына һәм җаваплылык дәрәҗәсенә бәйле. Боларның барысын да профессиональ стандартка теркәү планлаштырыла", - дип белдерә министр сүзләрен "ТАСС".
Семинарда министр укытучыларга өстәмә эшләр йөкләмәүне сорады ... -
Өлкәннәр көне белән 06.10.2016

1 нче октябрь көнне мәктәбебез волонтерлары Бөрбаш, Бөрбаш-Сәрдегәне, Алан авылында яшәүче Өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар.
-
Без финалда! Казан өчен тавыш бирик! 06.10.2016

200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты.
Бүген конкурсның соңгы, өченче этабы бара. Иң күп тавыш җыйган ун шәһәр арасыннан ике җиңүче сайлап алыначак.Мәктәбебездә тавыш бирүдә укытучылар, укучылар гына түгел, әти-әниләр дә актив катнаша. Фотода тавыш бирүче 9 нчы сыйныф укучыларнының әти-әниләре.











