МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Котлыйбыз! 02.12.2016

26 нчы ноябрь көнне 2001 нче елгы егетләребез Чипья авылында уздырылган көрәш ярышында катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 6 нчы сыйныф укучысы Аухадиев Ленар I урында, 4 нче сыйныф укучысы Галимов Әльфис II урында, 7 нче сыйныф укучысы Тимербаев Айрат, 2 нче сыйныф укучысы Гильмуллин Рамазан –III урында калып диплом һәм медаль белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Әниләр көне”нә багышланган концерт 01.12.2016

Җәмгыятебез әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 санлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.
25 нче ноябрь көнне 9 нчы сыйныф укучылары үз көчләре белән әзерләп “Әниләр көне”нә багышланган концерт куйдылар. -
"Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс" 01.12.2016

24 нче ноябрь көнне 10 сыйныф укучылары тәрбия сәгатендә Бөрбаш ясле-бакча тәрбиячесе Шакирова Гөлфара Габделфәрт кызы белән очрашу уздырды.Тәрбияче һөнәре турында әңгәмә кордылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Әңгәмә укучылар өчен файдалы булды.
-
"Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс" 30.11.2016

25 нче ноябрьдә "Әниләр көне" уңаеннан һәм һөнәр сайлау юнәлеше буенча башлангыч сыйныфларда Мөхәрләмова Гөлнар Хәтәмҗан кызы белән очрашу узды. Ул балаларга әниләрне кадерләү, хөрмәтләү турында сөйләү белән беррәттән кибетче һөнәре турында да мәгълүмат бирде. Бу очрашу балаларда матур хисләр калдырды.
-
Конкурска йомгак 30.11.2016

Мәктәптә җимлек операциясенә йомгак ясалды. 1-4 сыйныфлар арасында 1урында-3,4 класс,2 урында-2 класс,3 урында-1 класс; 5-7 сыйныфлар арасында 1 урын-5 класс,2 урын-7 класс,3 урын- 6 класс; 8-11 сыйныфлар арасында 1урын-8,9 класс,2 урын-10 класс, 3 урын-11 класс
-
Бүләкләнү 29.11.2016

Балтач Загс бүлегендә “Без сәламәтлекне саклыйбыз” темасына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Безнең мәктәптән 2 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Галия җүнүче буларак диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Галияне һәм аның остазы Хөсәенова Фирания Хәниф кызын чың күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс" 29.11.2016

11-класс укучыларының профориентация юнәлешендә оештырылган тәрбия сәгатенә Шәймәрдәнова Рүзиләнең әти-әниләре Рөстәм абыйлары һәм Фирдәвес апалары килде. Авылда үрнәк гаиләләрдән саналган Шәймәрдәновлар укучыларга үз һөнәрләре һәм гаилә тарихын сөйләп, киңәшләрен бирде. Без дә Рөстәм абыйны хокук саклаучылар көне, ә Фирдәвес апаны әниләр көне белән котладык
-
Иртәнге линейка 29.11.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-11 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 5 нче сыйныф билгеләнде, “Иң шәфкатьле класс”-8 нче сыйныф,”Конкурсларда атив катнашучы” 5 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” 28.11.2016

Ике дәрестән соң укучыларыбыз сәламәтлекләрен ныгыту һәм ял итү максатыннан иртәнге физзаярядка ясыйлар.
-
"Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс" 28.11.2016

9 нчы сыйныф укучылары, инде традициягә кереп киткән, айның соңгы пәнҗешәмбесендәге әти-әниләр белән очрашуда, полиция хезмәткәре - Хәйретинов Рәйхан "Һөнәрле үлмәс - һөнәрсез көн күрмәс" дигән тәрбия сәгатендә очрашып сөйләштеләр. Бу очрашу бик күңелле һәм эчтәлекле үтте. Укучылар Рәйхан Хәйретдиновның тормышы, һөнәре турында бик күп мәгълүмат ишеттеләр, сорауларга җаваплар алдылар.











