МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Кышкы лагерь 31.12.2016

Менә кышкы каникуллар да килеп җитте. Каникуллар белән бергә 9-11 нче класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек максатында кышкы лагерь да башланып китте. “Могҗиза” лагеры укучыларыбыз өчен чын могҗиза. Консультацияләр арасында волейбол, шахмат уеннары уйнарга да, ял итәргә дә вакыт табабыз. Ә повар апаларыбыз безне тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. Сынау имтиханнарын да матур күрсәткечләр белән бирергә бөтен шартлар тудырылган. “ Укыйсы, тырышасы, игътибарны арттырасы гына безгә” - ди укучыларыбыз.
-
Яңа ел белән хөрмәтле хезмәттәшләр 31.12.2016

Кадерле хезмәттәшләр !
Сезне якынлашып килүче Яңа 2017 нче ел белән котлыйбыз!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
Киләсе ел сезгә яңа уңышлар, яңа җиңүләр, матур бәхетле тормыш алып килсен! Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Очрашу 31.12.2016

Декабрь аенда да башлангыч сыйныф укучылары төрле профессия кешеләре белән очрашу уздырдылар. Бу юлы мәктәбебезгә, кечкенәдән тракторда йөрергә хыялларган, үз эшенең остасы, алдынгы механизаторыбыз Корбангалиев Алмаз Таһир улы килде. Ул авыл хуҗалыгының эшчәнлеге турында сөйләде, төрле спорт чараларында актив катнашуын әйтте. Очрашу бик эчтәлекле үтте.
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Яңа ел котлавы 31.12.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне Чын күңелдән якынлашып килүче Яңа 2017нче ел белән тәбриклим!
Узып баручы ел җиңелләрдән булмады – ул безгә шатлыклар да, авыр сынаулар да алып килде. Ләкин без аны рәхмәт әйтеп озатабыз һәм ышаныч белән киләсе елны көтәбез. Һәммәбез дә аңа зур өметләр баглый.
Татарстан Республикасының мәгариф системасында үз һөнәренә тугры, белемле һәм тәҗрибәле мөгаллимнәр эшли. Намуслы эшегез, яшь буынга бирүче җан җылыгыз, яхшылык һәм кешелеклелек идеалларына хезмәт итүегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм.
Киләсе ел барыбыз өчен дә тотрыклылык, тынычлык, күңелле үзгәрешләр һәм яңа казанышлар елына әверелсен. Якыннарыгыз яхшы хәбәрләр белән сөендереп торсын, уңыш һәрдаим сезне озатып барсын.
Бөтен укучыларга дә зур уңышлар һәм күңелле яңа ел яллары телим.
Бәхет, сәламәтлек, яңа ачышлар сезгә һәрвакыт юлдаш булсын!
Яңа ел белән!
Татарстан Республикасы Премьер-министры
урынбасары-мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов -
Бөтенрәссәй фән олимпиадаларында җинүчеләребез 30.12.2016

Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында рус теленнән Гилмуллин Фәнис җинүче, биологиядән Нуретдинова Фирүзә, Гилмуллин Фәнис, ТИН фәненнән Фәхретдинов Рүзәл, технологиядән Нуретдинов Нияз, Хаҗиева Динә призёр булулары белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларны әзерләгән укытучыларга Мөхәмәдиева Илюзә Нәзир кызына, Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улына, Акбиров Рим Фәргат улына, Хөсәенова Фирания Хәниф кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы олимпиадаларда да зур уңышларга ирешүләрен телибез. Афәрин!
-
Ачык дәрес 30.12.2016

22 нче декабрь көнне 5 нче классларда Мифтахов Мәгъфүр Раиф улы географиядән ачык дәрес үткәрде. Дәрестә “Җир өслеге тигезсезлекләрен сүрәтләү “ темасы ачылды. Укучылар дәрестә актив булдылар, карта белән эшләү белемнәрен күрсәттеләр. Укытучыга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Кыш бабай бүләкләре 29.12.2016

24 нче декабрь көнне дәресләр бетешкә, мәктәбебезгә Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Алар укучыларыбызга күчтәнәчләр, матур теләкләр алып килделәр. Укучыларыбыз бик сөенеп, җырлап – биеп күрсәттеләр, Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотоларга төштеләр. Шундый күңелле булды.
-
Әти-әниләр җыелышы 29.12.2016

22 нче декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч сыйныфларның әти-әниләр җыелышы булып узды.Һәр сыйныф җитәкчесе 1 яртыеллыкка анализ ясады. Әти-әниләрне кышкы каникул планы белән таныштырдылар.Инструктаж үткәреп куллар куйдырдылар. Каникулдан укучыларыбызны исән-имин килүләрен көтеп калабыз.
-
Яңа ел кичәсе 28.12.2016

23 нче декабрь көнне ике сменада 5 -11 класс укучыларының көче белән әзерләнгән искиткеч бәйрәм тамашасы булып узды.Һәр сыйныфның яңа ел костюмнары зәвык белән эшләнгән һәр номер осталык белән башкарылды. Бал маскарадта әкият геройларын, артистларны, оста биючеләрне,җырчыларны күрергә була иде. Бәйрәм бик күнелле һәм истә калырлык булды. Шушындый ял бүләк иткәнегез өчен укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәсе килә.
-
Яңа ел бәйрәме 28.12.2016

24 нче декабрь көнне башлангыч класслар арасында Яңа ел бәйрәме булып узды. Укучылар бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр. Яңа ел бәйрәмен каршылап, алар яңа номерлар әзерләгәннәр.Кыш бабай белән әйлән – бәйлән җырладылар, үзләренең аерым һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Кыш бабай бик сөенеп китте. Киләсе әтәч елы тагы да зур уңышлар , бәхетле , шатлыклы көннәр алып килсен.











