МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Башлангычлар айлыгы" 13.01.2017

Бүген башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән КВН үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар. КВН да һәрбер сыйныф өчен төрле биремнәр каралган иде. Укучылар актив катнаштылар, тырышып эшләделәр. Бәйгедә катнашкан укычыларның көчләре тигез булды.
-
"Башлангычлар айлыгы" 12.01.2017

Кышкы каникуллардан соң мәктәбебездә "Башлангычлар айлыгы" башланып китте. Укучылар айлык план белән таныштылар. Бу айда татар теле, рус теле, математика, әйләнә - тирә дөнья фәннәре буенча төрледән төрле чаралар уздырылачак. Спорт, профориентация өлкәләре дә читтә калмас. Шулай ук "Бәхетле балачак" исеме астында концерт кую да каралган. Укучыларны актив катнашырга чакырабыз һәм уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 11.01.2017

Каникул вакытында да укучыларыбыз төрле конкурсларда актив катнаштылар.1 нче сыйныф укучысы Ахмадиева Алсу һәм 5 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Зәринә Габдулла Тукай әкиятләрен ясау буенча республикакүләм конкурсында катнашып грамота белән бүләкләнделәр.
-
Иртәнге линейка 10.01.2017

Бүген кышкы каникуллар тәмамланып укуның беренче көне. Гыйнвар ае - сәламәтлек айлыгы башланып китте. Укучыларыбызны гыйнвар аенда төрле спорт чаралары, кышкы фестиваль, кышкы уеннар көтә.
-
Сынау имтиханнары 09.01.2017

5,6 нчы гыйнвар көнне 9,11 класс сайлап алу фәннәре буенча сынау имтиханнарына барып белемнәрен тикшереп кайттылар.
-
Кышкы каникулларда балаларга күңелсезләнергә вакыт булмаячак 09.01.2017

2016нчы елның 26нчы декабрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланды.
Яллар вакытында мәдәният йортларында ярминкәләр, театрлаштырылган тамашалар, спорт ярышлары һ.б. оештырылачак. Моннан тыш, укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары, олимпиадаларга әзерләнү буенча җыеннар булдырылачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү түгәрәкләренә йөри алачаклар.
Novogodnie meropriyatiya(1).pptx
/file/File/График мероприятий в период зимних каникул(2).docx
/file/File/График МОУО(1).docx -
Юбилеегыз котлы булсын! 08.01.2017

Күп еллар мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче хезмәттәшебез Акбирова Фәния Гыйлемхан кызының 6 нчы гыйнвар көнне 55 яшьлек олуг юбилее. Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп,бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы,
күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгендә,
Картаерга һич тә ашыкма!
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы . -
“Могҗиза” лагеры 08.01.2017

Бүген “Могҗиза” лагерыбызның соңгы көне. Кызыклы уеннары, тәмле ашаулары, файдалы консультацияләре һәм зур сынау булып тоелган пробныйлары белән үтеп киткәнен сизми дә калганбыз. Әлеге лагерьны оештырган җитәкчеләребезгә, анда безнең белән шөгыльләнгән класс җитәкчеләребез һәм фән укытучыларына, повар апаларга зур рәхмәт. (9-нчы һәм 11 нче класс укучылары)
-
“Могҗиза” лагеры 07.01.2017

“Могҗиза” лагерында уткән көннәребез сагынып сөйләргә генә кала. Повар апаларыбыз пешергән тәмле ашлар, өчпочмаклар, яшелчәләр; тәрбиячеләребез оештырган кыска гына булса да кызыклы уеннар; һәм азрак куркытып та, шикләндереп тә торган пробныйлар. Ә шулай да сынатмаска тырышырбыз,- ди укучыларыбыз.
-
Котлыйбыз! 07.01.2017

4 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укытучысы Гилмуллина Рамилә Шамил кызының туган көне 45 яшьлек юбилее булып узды. Рамиля Шамилевнаны туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Тазалык-саулык, гаилә бәхете,тыныч тормыш телибез
Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе коллективы .











