МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
1 нче октябрь-Өлкәннәр көне 01.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәр !
Сезне 1 октябрь- Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәсәгез иде.
Картаймыйча шулай кояш кебек,
Балкып торыгыз сез иртә- кич
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Иң изге теләкләр белән Бөрбаш урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы. -
“Изгелек кыл” акциясе 30.09.2016

“Изгелек кыл!” девизы белән эшләнгән эшләр мәктәбебездә бүген дә дәвам итә. 11-класс укучылары “Хәйрия” кибете игъланын укып, бу җәйдә фаҗигага дучар булган гаиләләргә ярдәм акциясенә кушылып, кием-салымнар җыйды.
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу. 29.09.2016

22 нче сентябрь көнне укучыларыбыз балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар Назипова Ләйсән Газинур кызы һәм Накипова Раушания Ленар кызы белән очрашып җәмәгать урыннарында үз-үзенне тоту,начар гадәтләргә ияреп китмәү, юлда йөргәндә сак булу турында файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
“Изгелек кыл” акциясе 28.09.2016

Мәктәбебездә “Изгелек кыл” акциясе дәвам итә. 5нче сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендәге ертылган китапларны ябыштырдылар. Бу акциядә укучылар теләп катнашалар.
-
Көзге уңыш 28.09.2016

26 нчы сентябрь көнне укучыларыбыз җәй буе тәрбияләп үстергән уңыш җыюда катнаштылар. Яшелчәләр мул булды, ел буена җитәрлек витаминны ризыклар әзерләнде.
-
Дәрестә 27.09.2016

8 нче сыйныф укучылары төрле тәҗрибәләр үткәреп химия фәне серләренә төшенәләр.
-
Вариска кабул итү 26.09.2016

21 нче сентябрь көнне 2нче сыйныф укучыларын вариска кабул итү тантанасы булып узды. Укучыларыбыз мәктәп эшендә актив катнашырга вәгъдә бирделәр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Изгелек кыл”-акциясе 25.09.2016

21 нче сентябрь көнне 8 нче сыйныф укучылары ветеран укытучылар Суфия апа һәм Габделхак абыйларның хәлләрен белеп, эшләрендә булышып кайттылар.
-
Туган көнегез котлы булсын 24.09.2016

24 нче сентябрь көнне Бөрбаш авылы мәчете имамы, район мөхтәсибе, Татарстанның Баш казые , бүгенге көндә Ислам дөньясының маягы булып торган Җәлил хәзрәт Фазлыевның юбилее булып узды. Хөрмәтле Җәлил хәзрәт Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз, тазалык-тынычлык , гаилә бәхете теләп калабыз.
-
Гомуми җыелыш 24.09.2016

19 сентябрь көнне “Аргамак” укучылар оешмасының гомуми җыелышы булып үтте. Җыелышның көн тәртибе буенча укучылар җәйге каникул чорындагы эшчәнлеккә анализ ясадылар, мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләр һәм таләпләр белән таныштылар, укучылар буларак җәмәгать урыннарында үз – үзләрен тоту, кич йөрүләр хакында тыңлап үттеләр. Укучылар оешмасы үзидарәсенә хәтер һәм экология министрлары да сайланды. Җыелышны укучылар оешмасы президенты Латыйпова Алсу алып барды.











