МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Психологик тренинг 26.10.2016

-
Макулатура җыйдык 25.10.2016

22 нче октябрь көнне мәктәбебез укучылары тырышлыгы белән макулатура җыелды. Барлык класслар да актив катнашып 1т 70 кг макулатура җыелды. “Иң күп макулатура тапшыручы” булып-3 нче сыйныф укучысы Нурмиева Зилә булды
-
Юбилей кичәсе 24.10.2016

21 нче октябрь көнне мәктәбебездә 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияте укытучысы булып эшләгән Шарифуллина Гәүһәрия Габделхаковнаның һәм тормыш иптәше 16 ел буе авыл советында җитәкче булып эшләгән Шарифуллин Мансур Идиятулловичның 70 яшьлек юбилей кичәләре булып узды. Юбилярларны котлап хезмәттәшләре, ветеран укытучылар да катнашты. Укучыларыбыздан бүләк булып бәйрәм концерты яңгырады.
-
Сынау имтиханнары 23.10.2016

Бу атнада 11, 9 нчы сыйныф укучыларына рус теле һәм математикадан сынау имтиханнары үткәрелде.Укучыларыбыз кабат үзләренең белемнәрен тикшерә алдылар.
-
Гарифҗан Мөхәмәтшинның иҗат кичәсе 22.10.2016

18 нче октябрь көнне Балтач мәдәният йортында районыбызның мактаулы гражданины, күренекле дәүләт эшлеклесе, танылган шагыйре, популяр җырлар авторы Гарифҗан Садыйкович Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан, иҗат кичәсе булып узды. Юбилярны котларга бик күп кунаклар килгән иде. Кичәдә безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Бу бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.
-
Иртәнге линейка 22.10.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 10 нчы сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нче сыйныф билгеләнде, “Спорт сөюче класс”-6 нчы сыйныф , “Иң шәфкатьле класс”-10,11 нче сыйныф билгеләнде.
-
Корбан ашы 21.10.2016

21 нче октябрь көнне мәктәбебез ашханәсендә Корбан ашы булып узды.
-
Волейболда 3 нче урын 21.10.2016

9 нчы сентябрь көнне Балтач спорткомплексында 2002-2003 нче елгы укучылар арасында волейбол ярышы булып узды. Бу ярышта безнең кызларыбыз 3 нче урын яуладылар. Тренерлары Рөстәм Шайдулловичны һәм кызларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 20.10.2016

Информатика фәне буенча Республикакүләм конкурсында “2D компьютерная графика” номинациясендә җиңүчеләр 7 нче сыйныф укучылары Шарипова Фәйрүзәне- 1 урын, Гыйльмуллин Фәнисне-2 нче урын алулары белән котлыйбыз, зур уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 20.10.2016

15 нче октябрь көнне Арборда Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы призына көрәш ярышы булып узды. Безнең мәктәптән бер төркем егетләребез дә катнашып призлы урыннар яулап кайттылар. 6 нчы сыйныф укучысы Авхадиев Ленар I урын, 4 нче сыйныф укучысы Галимов Әлфис-III урын, 9 нчы сыйныф укучысы Газимов Айрат - III урында калып диплом, медальләр белән бүләкләнделәр. Катнашкан барлык егетләребезне зур уңышлары белән котлыйбыз!











