МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
“Игътибар балалар айлыгы”-акциясе 15.09.2016

“Игътибар балалар!”- айлыгы кысаларында укучыларыбызның сумка, өс киемнәрендә яктылыкны кайтаручы элементлары барлыгы тикшерелде.Безнең укучыларыбыз бу акциядә теләп катнаштылар.
-
“Көзге изгелек кыл”- акциясе 14.09.2016

“Көзге изгелек кыл”- акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары җәй буе тырышып җыйган дару үләннәрен тапшырдылар.Укучыларыбызның тырышлыклыры өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Яңа балалар омбудсмены - Анна Кузнецова 13.09.2016

РФ Президентының бала хокуклары буенча яңа вәкиле Анна Кузнецова үзенең беренче эше итеп балигъ булмаган баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукын яклаячагын белдерде. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә.
"Төп проблемалар баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукы бозылгач башлана”, - дип белдергән Кузнецова бүген көнне "Интерфакс" агентлыгына. Бу җавап яңа вәкилнең үз эшен иң мөһим булган нинди мәсьәләләрдән башлаячагы белән кызыксынган сорауга булган.
Бала омбудсмены сүзләренчә, аңа "күп нәрсәләрне ачыкларга, Пензадагы эшләрен төгәлләргә, ышанычлы команда җыярга һәм яңа эшкә җиң сызганып керешергә" кирәк.
Кузнецова әйтүенчә, әлеге эшкә билгеләнү аның өчен көтелмәгән хәл булган... -
Иртәнге линейка 13.09.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” - 5 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нчы сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 11 нче сыйныф билгеләнде.
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 12.09.2016

«Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!
Бу көннәрдә планетабызның төрле почмакларыннан килгән миллионлаган мөэмин-мөселман ислам дөньясының үзәге саналган Мәккә шәһәренә хаҗ кыла, Ибраһим пәйгамбәрне һәм барлык дин кардәшләребезне туры юлга күндерүе өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтләрен җиткерә. Кайда гына булсак та – изге хаҗ сәфәрендәме яисә туган йортыбыздамы – бүген безне күңелләребездәге татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелеккә омтылу хисләре берләштерә... -
Алан авылында әти-әниләр җыелышы 09.09.2016

7 нче сентябрь көнне Алан мәдәният йортында 2016-2017 нче уку елында беренче ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышка авыл җирлеге башлыгы Хакимов С.Ш., район башкарма комитетыннан вәкилләр чакырылган иде. Алар әти-әниләрне районда булган яңалыклар белән таныштырдылар. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна эчке тәртип кагыйдәләре, алда торган максатлар, куелган бурычлар турында аңлатып үтте.
-
Әти-әниләр җыелышы 08.09.2016

6 нчы сентябрь көнне Бөрбаш мәдәният йортында 2016-2017 нче уку елында беренче ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышка районыбызның эчке эшләр бүлегеннән, район башкарма комитетыннан, ЮХИДИ бүлегеннән вәкилләр чакырылган иде . Алар әти-әниләрне районда булган яңалыклар белән таныштырдылар. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна эчке тәртип кагыйдәләре, алда торган максатлар, куелган бурычлар турында аңлатып үтте.
-
Финанс грамоталыгы көне 07.09.2016

5-6 нче сентябрьдә уздырылган финанс грамоталыгы көне кысаларында мәктәбебездә һәр класста тәрбия сәгатьләре булып узды.Укучыларыбыз бу юнәлештә булган яңалыклар белән таныштылар.
-
Яңа уку елы башлану уңаеннан татар балаларына нәсыйхәт 06.09.2016

Кадерле балалар, укучылар!
Безнең татарда “тел ачкычы” дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу инде дөньяга килгәндә үк адәм баласының күңел түрендә туган теле, ана теле булуы, аны ачар өчен бары тик ачкыч таба белү генә кирәклеге турында сөйли. Ә бу ачкыч, гадәттә, әти-әни, әби-бабай кулында була. Аннары балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә укытучылар ярдәме белән сөйләм теле көннән-көн байый, язу теле шомара, камилләшә бара. Ә калганы инде сезнең үзегездән тора.
Әниегез никадәр кадерле булган кебек, ана телебез дә сезнең өчен шундый ук кадер-хөрмәткә ия булырга тиеш. Тел, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу, дөньяны танып-белү өчен кирәк. Татар кешесе дөньяга татар күзләре белән карый, авазларны татар колагы белән ишетә. Шуңа күрә милләттәшләре белән үз туган телендә аралашкан кешеләр бер-берсен тизрәк һәм яхшырак аңлый, туган тел кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, туганлаштыра.... -
ШМО берләшмәләренең киңәшмәсе. 05.09.2016












