МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Мәгарифтәге рейтинг өчен ярышлар: быел кем кемне җиңгән (август киңәшмәсе)? 24.08.2016

Татарстанда тотрыклы рәвештә югары белем бирү сыйфатын тәэмин иткән районнар белән бергә, ел да “камчылана” торганнары бар. Әйтик, Бөгелмәнең мәгариф системасына тел-теш тидерерлек түгел – ул бөтен республикага үрнәк итеп куела. Ә менә Чирмешән, Әлки, Спас һәм Сарман районнары рейтингның “койрыгыннан” менә алганы юк. Әмма, тырышкан булдыра, дип юкка гына әйтмиләр бит. Быел Мөслим районы моның ачык мисалы булган. Көчле база мәктәпләре булдырып, белем бирү челтәрен оптимальләштерү юлы белән бу район шактый гына яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.
Август аен мәгариф хезмәткәрләре зур түземсезлек белән көтеп ала. Яңа уку елына аяк басар алдыннан укытучыларның традицион август киңәшмәсе уздырыла бит. Бу мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә алга таба эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек биргән төп чара. Быел мөгаллимнәр Лаеш җирлегендә җыелды. Бу районны мәгариф өлкәсендә алдынгылар исәбенә кертеп булмый әлегә. Әмма ул үзенең белем бирү системасын камилләштерү юнәлешендә системалы эш алып бара. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та Лаешның бик зур инновацион үсеш потенциалына ия булуын билгеләп узды. Бүген бу мөмкинлекләр биредә уңышлы тормышка ашырыла.
Укытучыларның август конференциясе алдыннан Лаеш районында белем алу өчен тудырылган мөмкинлекләр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышып чыкты. Район үзәгендәге 1нче санлы гимназия һәм эшче кадрлар әзерләүдә ресурс үзәге сыйфатын алган техник-икътисади техникум тудырылган шартлары һәм булдырылган проектлары белән мактана алды.
Белем бирү сыйфатын билгеләүче рейтингны игълан итү исә ел саен мөгаллимнәр җыелышының төп вакыйгасы булып тора.... -
Ата-аналар мәктәп укучыларының билгеләрен мобиль кушымта аша күрә алачак 23.08.2016

«Дневник.ру» дигән яңа кушымта ата-аналарга чирек азагында балаларының билгеләрен күрү һәм мессенджер функциясе аша укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бирәчәк.
“Эш барышында без беренче чиратта төбәк кулланучыларын истә тоттык. Анда бит әле һаман да киң полосалы интернет юк, аның каравы мобиль интернет шактый таралган, - дип сөйләгән «Дневник.ру» матбугат хезмәте җитәкчесе Анна Рудая. – Ул бик әкрен тизлектә дә эшли, бу исә әти-әниләргә үз баласын нинди очракта да контрольдә тотарга мөмкинлек бирә”.
Мобиль кушымта аша укучы турында тулы мәгълүмат алып була – алынган билгеләре, өйгә бирелгән эшләр, расписание, мәктәпкә килү-килмәве. Моннан тыш, махсус аналитик һәм фаразлау системасы әти-әниләргә нинди фәннәргә күбрәк игътибарлы булырга, балага нинди темалар авыррак бирелүе һәм ярдәм кирәге, чирек һәм яртыеллыкка нинди билгеләр чыгу ихтималы турында хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк.
“Ата-аналар һәм балалар “Электрон көндәлек”кә компьютер аша түгел, ә браузер ярдәмендә телефон аша еш керәләр. Шуңа да әлеге кушымта эшне бераз гадиләштерә, һәм, иң мөһиме, төрле мәгълүматны: биремнәрне, укытучының дәрескә комментарияләрен, дәрестә булмауны бик тиз җиткерә. Ә бу исә ата-аналарга барын да вакытында белергә мөмкинлек бирә”, - дип белдергән “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Андрей Седенко.
“Еш кына чиреккә бәхәсле билге – 4 -5 арасында чыга, бу хакта әти-әниләр соңгы мизгелдә генә беләләр. Әлеге функция ярдәмендә исә әти-әниләр балага кайсы фәннән ярдәм ныграк кирәген алдан күрә алачак”, - дип өстәгән Анна Рудая. -
Дәүләт флагы көне белән! 22.08.2016

22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның котлавын тәкъдим итәбез:
Кадерле ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән чын күңелдән котлыйм сезне.
Флаг, Герб һәм Гимн – дәүләтнең бәйсезлеген һәм мәдәниятнең үзенчәлеген, рухи куәтнең мөһимлеген, тарихи традицияләрнең һәм буыннар алмашының бөтенлеген дәлилли торган милли символлар. Аклы-зәңгәрле-кызыллы Флагта күпмилләтле халкыбызның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Ак төс – теләк-ниятләрнең чисталыгын, затлылыкны, зәңгәр төс – тугрылык һәм намуслылыкны, ә кызыл төс – көч-куәтне һәм Ватанга мәхәббәтне күрсәтә. Сәясәттәге, икътисадта һәм иҗтимагый тормыштагы уңышлар, фән һәм спорт өлкәсендәге казанышлар бездә горурлык хисләре уята һәм бөтен дөньяга танылган, хөрмәткә ия булган әләмнең җилфердәве шуны раслый.
Илебез алдында зур бурычлар тора. Аның иминлеге, уңышы һәм алга таба үсеше нәкъ менә безгә – рухи бөтенлек һәм Ватанга тугрылык нигезендә берләшкән бердәм Россия дәүләте гражданнарына бәйле. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе халыкларының дус һәм тату гаиләсендә, ышанычлы адымнар белән инновацион үзгәрешләр юлыннан бара. Уртак тырыш хезмәт, диннәр арасындагы татулыкны һәм халыклар дуслыгын саклап калу теләге Россиянең абруен һәм куәтен ныгытуга зур этәргеч бирә. Күпмилләтле Ватаныбызның иксез-чиксез киңлекләрендә аклы-зәңгәрле-кызыллы байрак горур җилфердәсен, һәрвакыт азатлык һәм бәйсезлек, гаделлек һәм изгелек тантана итсен!
Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар! Барлык эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм исәнлек-саулык телим. Ватаныбыз белән горурланып, бәхетле яшик! -
Россиядә мәгариф министры үзгәрде 19.08.2016

Владимир Путин Дмитрий Медведевның тәкъдимен хуплап, Дмитрий Ливановны отставкага озатты.
Аның урынына яңа мәгариф министры итеп Ольга Васильеваны билгеләделәр. -
Казанда Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак 11.08.2016

30 августта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашында III Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак. Җыелышта Интернетка тоташа алган һәркем катнаша ала.
Чара видеоконференция режимында Россия төбәкләре катнашында узачак. Министрга сорау бирү өчен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтындагы махсус форманы тутыру зарур.
Гомумроссия ата-аналар җыелышын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Чараның төп максаты - ведомство һәм ата-аналар бергәлеге арасында туры, ачык әңгәмә үткәрү. -
Быелгы БДИ нәтиҗәләре нинди? 10.08.2016

Быелгы бердәм дәүләт имтиханнарында аттестатсыз калучылар саны өч тапкыр кимегән. Аның каравы 9 нчы сыйныф укучылары арасында 800дән артык кеше белемен күрсәтә алмаган. “Икеле” капчыклары үзләрен көз көне тагын бер кат сынап карый алачак. Ә менә 100 балл туплаучыларның саны арткан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр иттеләр.
Сүзебезне аттестат мәсьәләсеннән башлау юкка түгел. Мәктәп укучыларын, иң беренче чиратта, әнә шул катыргыдан колак кагу куркыта. Начар укучылар бигрәк тә дер калтырап тора. Тик шулай да аларны быел бөтенләй начар укыган дип әйтеп булмый. Узган ел аттестатсыз калучылар 138 булса, быел андыйлар – 31. “2ле”гә укучылар бигрәк тә Югары Ослан (1,3), Мөслим (1,1), Казанның Киров (0,9), Менделеевск (0,8), Алабуга (0,8) районнарында күп булып чыккан. Республиканың 30 районында бер генә бала да мәктәптән белешмә белән чыкмаган.
Узган ел белән чагыштырганда, рус теле буенча уртача нәтиҗәләр 54,5 баллдан 73,05кә күтәрелгән.... -
Республиканың киләчәге укытучылардан тора - Энгель Фәттахов 09.08.2016

Бүген Алабугада VII Халыкара укытучылар фестивале ачылды. Тантаналы ачылышта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм КФУ ректорының беренче урынбасары Рияз Минзарипов катнашты.
Бүгенге чара белән республикада укытучыларның август конференцияләре ачыла, дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов. "Өч көн биредә, Алабугада мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышабыз, аннары башка мәйданчыкларда профессиональ, милли, дуаль белем бирүне үстерү турында сөйләшү алып барабыз. Төп чаралар Лаеш районында һәм Иннополис шәһәрендә узачак. 21-23 августка татар теле укытучылары съезды планлаштырылган", - дип сөйләде министр.... -
Кайсы вузга керер өчен ничә балл кирәк? (ИСЕМЛЕК) 03.08.2016

20 июньдә республиканың барлык югары уку йортлары кабул итү кампаниясен ачык дип игълан итте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге бердәм дәүләт имтиханнарын инде тапшырып бетерде инде. Әмма нәтиҗәләр күпчелек предметлар буенча әле билгеле түгел. Шуңа да егет-кызлар дулкынлану белән балларын игълан иткәнне көтә. Билгеле, аларның күпчелеге Казандагы югары уку йортларына керергә исәп тота.
Казан федераль университеты
КФУда быел гуманитар белгечлекләргә бюджет урыннар киметелгән.... -
Мөселман балалар сабан туе 18.07.2016

17 июльдә авылыбызда тугызынчы тапкыр Россиякүләм балалар Сабан туе уздырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәтенең мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде.
Әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты.Әлеге бәйрәмнең мөхтәрәм төп кунагы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов
-
Теләкләрегез тормышка ашсын, хәерле юллар сезгә 11.07.2016

Менә тагын бер елга йомгак ясалды. 11-классларыбыз барысы да кулларына аттестатлар алды. Отличница кызларыбыз да сынатмады. Сәләхетдинова Әнисә рус теленнән, Мифтахова Гүзәл физика фәненнән зур баллар җыеп, безне сөендерделәр. Кызларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да уңышлар юлдаш булсын үзегезгә. Ә 11-нчеләргә, “Теләкләрегез тормышка ашсын, сезнең уңышларыгызны күреп сөенергә язсын, хәерле юллар сезгә”- дигән теләктә калабыз.











