МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 ( 177 ) 178 179 180 >>
-
Лагерыбызның өченче көне 04.06.2016

3 июнь көнне лагерьда "Крестики-нолики" көне булды. Бу уен көнендә балалар бик актив катнаштылар. Төрле яклап үз белемнәрен сынадылар.
-
Лагерыбызда кино көне 03.06.2016

2 июнь көнне лагерыбызда кино көне булды. Балалар пионерлар турында кино карадылар. Кино балаларга бик ошады, күбесе хисләрен тыя алмыйча күз яшьләренә ирек бирделәр.
-
Балаларны яклау көне 02.06.2016

1 нче июнь көнне мәктәбебездә "Кояшкай" мәктәп яны ял лагеры эшли башлады. Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Балалар үзләре асфальтка матур-матур рәсемнәр ясадылар. Көн бик күңелле үтте.
-
“Кояшкай” ял лагере 02.06.2016

1 нче июнь көнне мәктәбебездә “Кояшкай” ял лагере эшли башлады. Укучыларыбызны лагерьдә кызыклы чаралар , очрашулар көтә. Лагерьнең беренче көнендә укучыларыбыз рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр..
-
Алда җәйге каникуллар көтә 01.06.2016

31 нче май көнне һәр сыйныфта эш гөрләде. Укучыларыбыз китаплар тапшыралар, класс бүлмәләрен җыештырып, тәртипләп озын җәйге ялларга таралалар. Каникулда рәхәтләнеп ял итеп, көч җыеп килерләр дип ышанып калабыз.
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлавы 01.06.2016

Кадерле дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр!
Ихлас күңелдән сезне әлеге матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз.
Республикабыз данын төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда яклаган укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Дүрт ел рәттән егерме дүрт фән буенча үткәрелеп килүче Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларыннан соң өченче урында. Шушы көннәрдә генә республикабыз егет-кызлары WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” Милли чемпионатында 64 регион арасында өченче урынга лаек булды.
Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Татарстан мәгарифенең көндәшлеккә сәләтлелеге үсүе - укытучыларыбызның тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте.
Язмышын авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз.
Бүген – җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә республикабызның барлык төп мәйданнарында фестивальләр, театраль тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уза. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылылыгы һәрчак аларны озата барсын, аларга акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде.
Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим!
Ә укучылар җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрсен!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов -
Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшыра 30.05.2016

Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшыра
-
Классларда әти-әниләр җыелышы 29.05.2016

27 нче май көнне һәр сыйныфта әти-әниләр җыелышы булып узды. Һәр сыйныф җитәкчесе укучыларның билгеләре, практика графигы белән таныштырды.
-
9 нчы сыйныфларда сайлап алу имтиханнары 29.05.2016

26 нчы май көнне 9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять, информатика, химия фәннәреннән сайлап алу имтиханнары бирделәр. Алдагы экзаменнарында аларга зур уңышлар теләп калабыз.
-
Укучыларыбыз туризм буенча ярышларга җыена 28.05.2016

27-28 нче май көннәрендә Балтачта укучылар өчен туризм ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән7, 8, 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.Укучылар үзләренең көчләрен төрле ярышларда сыный алдылар.











