МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Уңышлар юлдаш булсын үзегезгә 10.07.2016

9- класс укучыларын һәм аларның әти-әниләрен дә уку елын уңышлы тәмамлаулары белән чын күңелдән котлый алабыз. 18 укучы күп тырышлыклар куеп, укытучыларының һәм әти-әниләрнең ярдәмен тоеп, имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, аттестатлы булды. Араларында укуларын техникум, училищеларда дәвам итәргә теләүчеләр дә бар. Кайда гына булсагыз да уңышлар юлдаш булсын үзегезгә, ә хәзер сезне күңелле каникуллар көтә.
-
Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз 09.07.2016

Тиздән, 17-июль көнне авылыбызда “Мөселман сабантуе”. Әзерлек эшләре күптән башланды инде. Һәркем көченнән килгәнчә эш башкара: укучыларыбыз скамьялар буей, егетләр мәйданны тәртипкә китерә, әтиләребез яңа корылмалар кора, башлангыч класслар апалары белән “Әрәпә” җыя. Һәммәгезне бәйрәмгә чакырабыз, килегез, безнең белән бергә күңел ачыгыз, ял итегез.
-
Җәйге ял файдалы уза 08.07.2016

Җәйге ялның яртысы үтеп тә бара. Укучыларыбыз совхозда өлкәннәргә булыша, лагерьларда ял итә, әби-бабайларында кунак була, биби саклый, җиләк җыя. Һәм әлбәттә мәктәп бакчасында практикасын үтә. Үзләре чүбен утап, суын сибеп үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән ел буе сыйланачак бит алар.
-
Педагогик киңәшмә 30.06.2016

29 нчы июнь көнне коллективта чираттагы уку елының соңгы педагогик киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә еллык эшкә отчет тыңланды.
-
9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы 29.06.2016

28 нче июнь көнне 9 нчы сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасы бүлып узды. Укучыларыбыз имтиханнарны уңышлы тапшырып белемнәрен күрсәтә алдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен зур бәйрәм 28.06.2016

27 нче июнь көнне Балтач үзәге ял паркында 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен зур бәйрәм тантана булып узды.Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаучыларны һәм имтиханнарда зур баллар җыйган укучыларны котлап грамоталар тапшырдылар.
-
ГТО нормативлары 27.06.2016

27 нче июнь көнне ГТО нормативларын уңышлы тапшырган бер төркем укучыларыбызга “көмеш” значоклар тапшыру тантанасында катнаштылар. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
25– июнь - “Могҗиза” хезмәт һәм ял лагерыбызның соңгы көне. 26.06.2016

25– июнь - “Могҗиза” хезмәт һәм ял лагерыбызның соңгы көне. Соңгы атнада бакчада эшләү белән беррәттән күңелле очрашу да оештырылды безнең өчен. Танылган язучы Рабит Батулла белән очрашып, аның катнашында татарча кино карадык, тормышы, иҗаты белән таныштык. Файдалы да, кызыклы да булган ялыбыз ахырына якынлашты. Тәмле ашатсалар да, күмәк уеннар белән ялыбызны күңелле итеп оештырсалар да, җәйге ял сагындырган инде. Алга планнар да корылган : район лагерьларына барырга, совхозга җәйге эшләрдә булышып акча эшләргә, җиләкләргә йөрергә, Казанга барып ял итәргә теләүчеләр бар арабызда. Лагерьны оештырган һәм анда эшләгән укытучыларыбызга зур рәхмәт, исән-сау ял итеп сентябрьдә кабат мәктәбебездә очрашырга язсын дигән теләктә хушлашабыз.
-
Чыгарылыш кичәсе 26.06.2016

-
Без сәламәт яшәү яклы 24.06.2016












