МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
“Шикәр авыруын булдырмыйк” 19.05.2016

17 нче май көнне мәктәбебездә “Шикәр авыруын булдырмыйк” көненә багышланган сәламәтлек сәгате уздырылды. Бу чарага шәфкать туташы Фазлыева Гөлфия Харис кызы чакырылган иде. Укучыларыбыз бик күп файдалы мәгълүмат алдылар
-
Котлыйбыз 18.05.2016

Музыка фәненнән Республика дистанцион конкурсында “Электронная Муза” номинациясендә актив катнашканы өчен 6 нчы сыйныф укучысы Шакирова Галияне грамота беләк бүләкләнүе белән чың күнелдән котлыйбыз.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы нәтиҗәләре. 17.05.2016

Атна дәвамында тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы дәвам итте.Бу атнада укучылар төрле чараларда актив катнашып белемнәрен сыный алдылар. Иң актив укучыларыбыз грамоталар белән бүләкләнделәр...
-
Мониторинг
17.05.2016
16 нчы май көнне ТР мәгариф министрлыгы планы буенча барлык мәктәпләрдә дә 10нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән бердәм мониторинг көнне уздырылды. Укучыларыбызга эшләрне яхшы эшләүләрен теләп калабыз.
-
Иртәнге линейка 16.05.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класслар” дип, 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 8 нче сыйныф .”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип, 10 нче сыйныф билгеләнде.
-
Нәрсә инде ул имтихан? 16.05.2016

Менә тагын мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханнары бирер чак җитте. Безнең өчен бу, дөресен әйткәндә, хәвефлерәк вакытка әйләнеп бара. Чөнки имтиханнар белән бәйле рәвештә балаларның үз гомерләрен чикләү очраклары да, кызганычка каршы, булгалап тора. Әти-әниләр фаҗигадә укытучыларны, мәктәп – әти-әнине, хөкүмәт оешмалары исә, кагыйдә буларак, ике якны да гаепли. Әмма дә ләкин...
-
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” 15.05.2016

14 нче май көнне 9 нчы сыйныф укучылары биология укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы белән очрашып умартачылык һөнәре турында белешмә алдылар.
-
Мәктәбебездә гаилә атналыгы 15.05.2016

Мәктәбебездә гаилә атналыгы дәвам итә. 14 нче май көнне 6 сыйныф укучылары озак еллар Бөрбаш урта мәктәбендә укучыларга белем бирүче остазларыбыз Шакиров Наил Нурый улы һәм Шакирова Рүзилә Ярулла кызы белән матур очрашү үткәрделәр. Остазларыбыз укучыларга гаиләнең ныклыгы, татулыгы турында сөйләделәр.Очрашу күңелләрдә яхшы хатирәләр калдырды.
-
Табигатьне чистарту 15.05.2016

Менә уку елы тәмамланыр вакыт та җитә. 8 нче сыйныф укучылары, һәр ел саен, май аеның җылы, матур көннәрендә сәяхәткә чыгып, табигатьне, әйләнә-тирәне чистартып кайталар.
Алар шимбә көнне, кулларына чүп өчен пакетлар, перчаткалар алып Бөрбаш авылы җирлегендә урнашкан плотина тирәсендәге чүпләрне җыеп алдылар.
Бу акциядан соң укучылар табигатькә игътибарлырак булыр кебек, чөнки алар табигатьне чистарту нинди күп көч таләп иткәнне күрделәр. -
Тарих атналыгы 14.05.2016

11нче майдан-16 майга кадәр мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять атналыгы үткәрелә.Бу атна дәвамында күп кенә чаралар үткәрелә. 13 нче май көнне 7 һәм 8 нче сыйныфлар арасында “Умники и умницы” бәйгесе уздырылды. Укучылар тарих фәне буенча белемнәрен сыный алдылар. Бу бәйгедә 8 нче сыйныфлар җиңү яуладылар.Афәрин!











