МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Әти-әниләр җыелышы 28.05.2016

25, 27 нче май көннәрендә мәктәбебездә әти-әниләр җыелышлары булып узды.
-
Гомуми җыелыш 27.05.2016

24 нче май көнне укучыларның чираттагы гомуми җыелышы булды. Җыелышта укучылар 4 нче чиректә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясадылар, җәйге каникул планы белән таныштылар. Җыелышка Балтач районы полиция хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Алар укучыларга җәйге чорда үз-үзләрен тоту, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында аңлаттылар.
-
Соңгы кыңгырау 27.05.2016

25 нче май көнне мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды.Бәйрәмне 11 нче сыйныф укучылары алып барды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга ЮХИДИ җитәкчесе Шәймөхәммәтов Рафил Равил улы, мәгариф идарәсе методисты Нәбиева Резеда Рифовна, авыл советы җитәкчесе Сәйдәш Шәмсиевич һәм Җәлил хәзрәт килгән иделәр. Бәйрәмдә ветеран укытучыларыбыз да катнашты.
-
“Алтын каләм” конкурсында җиңүче 27.05.2016

18 нче май көнне Балтач мәдәният үзәгендә уздырылган “Талантлар парады” фестивалендә “Алтын-Каләм” конкурсында 6 нчы сыйныф укучысы Шарипова Фәйрүзәне III урын алуы белән котлыйбыз. Җитәкчесе Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызына рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Котлыйбыз! 26.05.2016

Район күләмендә оештырылган “Программистлар” конкурсында 10 сыйныф егетләре – Нуретдинов Нияз һәм Кадыров Алмазлар җиңү яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Профориентация 26.05.2016

23 нче май көнне СПТУ укытучылары 9нчы сыйныф укучылары белән һөнәр сайлау буенча очрашу үткәрделәр.
-
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы 26.05.2016

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры.
Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал.
Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз.... -
4 нче сыйныфларда ВПР
25.05.2016
4 нче сыйныф укучылары рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән Бөтенрәссәй тикшерү эшләрен уңышлы башкарып чыктылар.
-
Язгы урманга экскурсия
25.05.2016
22 нче май көнне Пионер туган көне уңаеннан мәктәбебез укучылары урманга экскурсиягә бардылар. Табигать кочагында тәмле ашлар пешереп, рәхәтләнеп уйнап, ял итеп кайттылар.
-
Очрашу 25.05.2016

20 нче май көнне мәктәбебездә бик матур бәйрәм очрашуы үткәрелде. Укучыларыбыз авылыбыз хезмәтчәннәре белән очраштылар. Хезмәтләре өчен орден, медальләр белән бүләкләнүчеләр арасында Корбанова Асия , Мифтахова Альмира , Султанов Рафис Фарадисович, Гильметдинов Искәндәр , Шарифуллин Гали, Нурмиев Ахияр, Мингазов Ханиф, Корбангалиев Таһир, Хусаенов Нургаян, Галекаев Фидаел абыйлар, Сабирова Гөлфания, Самигуллина Раушания апалар белән очрашып аларның хезмәт юллары белән танышып альбомнар, презентацияләр эшләп, истәлекле фотога төштеләр.











