МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Яшь шахмат осталары 24.05.2016

22 нче май көнне Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган Бөек Җиңүгә багышланган регионара XXII язгы балалар шахмат турниры ярышында 1 нче сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир III урын һәм 1нче сыйныф укучысы Корбанов Ильяс актив катнашучы буларак диплом һәм сертификат белән бүләкләнәләр. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
“Милли тавыш- балалар” проекты җиңүчеләре 24.05.2016

18 нче май көнне районкүләм “Милли тавыш-балалар” проектының беренче этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Безнең мәктәптән 7нче сыйныф укучысы Гыйльмуллин Рифат, 3 нче сыйныф укучысы Галимов Әлфис, 2 нче сыйныф укучысы Акбирова Нәфисә, остазлары Әминов Нәҗип Салих улы диплом белән бүләкләнделәр.
-
Вариска кабул итү 24.05.2016

23 нче май көнне 4 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә вариска кабул итү оештырылды. 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары булулары белән чың күнелдән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз 23.05.2016

Республика күләм район этабында уздырылган “Яңгыравык шигырь тамчылары” конкурсында 2нче сыйныф укучысы Акбирова Нәфисәне III урын алуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Җитәкчесе Яббарова Әлфирә Мансур кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Җилкәдә поход биштәре, күңелдә серле уйлар... 22.05.2016

Сәрдегән, Паршур, Чура, Яниль аша үтәләр безнең юллар...
20-21 нче май көннәрендә 10-класс укучылары традицион җәяүле походта булып кайтты. Ел буе мәктәптә тырышып укыган, математика, физика, җәмгыять фәннәреннән оештырылган мониторингны уңышлы гына узган унынчылар өчен бу бик зур сөенеч. Бөр елгасы буенча булган сәяхәттә алар табигать матурлыгына сокланып, елганың экологик торышын өйрәнеп, пычрану чыганакларын билгеләде, туристик күнекмәләрне ныгытты, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.Әлеге походны оештырган мәктәп дирекциясенә, җитәкчеләре Мифтахова Нурания Садиковнага һәм Зарипов Алмаз Маулетовичка укучылар рәхмәтләрен җиткерә һәм алга таба да шундый чараларның булуын теләп кала. -
Җиңүчеләрне котлыйбыз 21.05.2016

18 нче май көнне Балтач мәдәният йортында үткәрелгән котлау тантанасында Бөрбаш урта мәктәбе укучылары Хөсәенова Фирания Хәниф кызы җитәкчелегендә “Дизайн һәм мода” номинациясендә җиңүче буларак диплом белән бүләкләнделәр. Безнең кызларыбыз үзләре теккән күлмәкләре белән һәркемнең күңеленә хуш килделәр. Алга таба да аларга зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Минем портфолио” конкурсы 21.05.2016

Башлангыч сыйныф укучылары арасында уздырылган “Минем портфолио” конкурсында 2 нче сыйныф укучысы Акбирова Нәфисә һәм 3 нче сыйныф укучысы Корбангалиева Энҗе катнашты. Алар җиңүче буларак диплом белән бүләкләнделәр.
-
Сәламәтлек акциясе 20.05.2016

11-20 нче май көннәрендә Бөтенрәссәй “ВИЧ-СПИД”ка каршы көрәш акциясе уздырылды. Бу акция кысаларында мәктәбебездә сәламәтлек көннәре уздырыла. 18 май көнне шәфкать туташа Фазлыева Гөлфия Харис кызы профилактика чаралары темасына укучылар белән әңгәмәлә
-
Изгелек кыл акциясе
20.05.2016
19 нчы май көнне Бөрбаш Сәрдегәне авылы укучылары Нурзидә чишмәсе буена агач утырту акциясендә катнаштылар.Бу изге эшләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Котлыйбыз! 19.05.2016

18 нче май көнне Балтач мәдәният үзәгендә уздырылган “Талантлар парады” фестивалендә “Алтын-Каләм” конкурсында 6 нчы сыйныф укучысы Шарипова Фәйрүзәне III урын алуы белән котлыйбыз. Җитәкчесе Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызына рәхмәтебезне белдерәбез.











